Чисталык һәм уңайлылык сагында

2017 елның 15 августы, сишәмбе

“Төзекләндерү“ ҖЧҖ бистәдә  тәртип тә саклый, аны көнкүреш калдыкларыннан да арындыра, төзекләндерү белән дә шөгыльләнә.

 

Бу җәйдә предприятие оешуга10 ел тулды. “Төзекләндерү“ оешмасының махсус машиналары һәр көнне иртәнге сәгать 3тә рейска чыгалар –  район үзәге урамнары буйлап  йөреп, контейнерлардагы чүпне төяп, полигонга чыгаралар. Каты көнкүреш калдыкларын җыюдан тыш,  86 оешма да аның карамагында. Ел дәвамында полигонга 2 мең тонна чүп чыгарыла, ә бу 10 мең кубометр чүп-чар дигән сүз.

 

– Безнең коллективта әлеге тармакта  озак еллар хезмәт иткән кешеләр эшли, – дип сөйли “Төзекләндерү“ ҖЧҖ директоры Рәмис Сафиуллин. – Ун ел эчендә кадрлар агымы күзәтелмәде. Баш бухгалтер Фәридә Вәлиева – гомере буена коммуналь предприятие системасында эшләде. Рузилә Яруллина ҖЧҖ эшли башлаганнан көннән алып бухгалтер-кассир вазифасын башкара. Аларның һөнәри осталыклары һәм компетентлы булулары аркасында хезмәт хакына бәйле тоткарлыклар юк, салымнар да вакытында түләнә, бюджет та вакытында үтәлә. Хисап палатасы тарафыннан да шелтә булганы юк. 

 

Контролер-механик Николай Морозов та үз эшен җаваплы башкара. Машина йөртүчеләр Фәнис Мингатин һәм Илдус Сафиуллин каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән мәшгуль. Хезмәткәрләр Ольга Федорова һәм Вера Федотова машина йөртүчеләргә ярдәм итәләр. Контейнерлар тулып, чүп-чар таралган булса, теләсә нинди һава торышында да алар мәйданчыкларны чистартырга булышалар. Фәрит Ибраһимов полигон территориясендә тәртип урнаштыру һәм аны саклау белән мәшгуль. 

Предприятиене тәҗрибәле җитәкче Рәмис Сафиуллин әйдәп бара. Ул Алга авылында дөньяга килгән. Әтисе улына иң якын дусты һәм хезмәттәшенең исемен кушарга була, әнисе, әлбәттә инде, ризалаша.

 

Рәмис Трудолюбово авылында 8 еллык мәктәптә белем ала, Иске Кармәт авылында урта мәктәпне “яхшы“ билгеләренә генә тәмамлый. Мәскәү кооператив техникумына укырга керә. Армиядә хезмәт итеп кайта, Мәскәү потребкооперация университетында югары белем ала.

 

Үзенең хезмәт юлын 1986 елда Савруш сәүдә предприятиесе директоры вазифасында башлый. Ун ел дәвамында райпо рәисенең беренче  урынбасары була. 1998 елдан хәзерләүләр конторасын җитәкли. Райпо директоры, КБОда коммерция буенча директор урынбасары, автомат-дуңгызчылык комплексы җитәкчесе булып эшли.

 

2007 елның июнендә ТКХ МППны  үзгәртеп корганнан соң банкротлык чигендә булган конкурс управляющиеннан “Полигон“ ҖЧҖне сатып ала.  Ул вакытта акционерлар җәмгыяте чүп чыгару белән генә шөгыльләнә. “Төзекләндерү“ ҖЧҖ  итеп үзгәртелгәннән соң  предприятиегә яңа сулыш өрелә. Полигон территориясе койма белән тотып алынган, СанПин кагыйдәләре буенча эшли.

Көнкүреш калдыклары чыгарудан тыш предприятие бистәне төзекләндерү белән дә шөгыльләнә. Предприятие, Рәмис Сафиуллин үзе үк җитәкләгән  Финанс үсеше фонды белән берлектә, бюджет оешмалары алган грант ярдәме средстволарын үзләштерүдә катнаша. 

 

“Төзекләндерү“ ҖЧҖның тату коллективы, булдыклы менеджменты, оешмада хезмәт куйган  һәр хезмәткәрнең эшкә җаваплы һәм намуслы якын килүе бәрабәренә бистә көннән-көн чистарак һәм ямьлерәк була бара.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International