Мәктәпләрдә акча җыю – канунлы түгел

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Алда яңа уку елы. Ул укучыларның әти- әниләрен борчуга салмый калмый. Һәркем баласының киләчәге турында кайгырта. Укучыны мәктәпкә җыендыру да зур чыгымнар таләп итә: мәктәп формасыннан алып биштәргә кадәр – барлык кирәк-яраклар да бик кыйммәт. 

 

Әмма ата-аналарны күбрәк уку әсбапларын сатып аласы буламы, ремонтка акча җыяргамы, уку елы дәвамында класстан тыш  чараларга йөрү мәсьәләләре борчый. 

Без бүген район прокуроры ярдәмчесе Ленар Яфизов белән мәктәпләрдә канунсыз нигездә акча җыю, китаплар сатып алу өчен акча таләп итү һәм  мондый очракларда кая мөрәҗәгать итәргә – шул хакта сөйләшәбез.

 

– Ленар Минсәгыйр улы, Россиядә белем алу – бушлай һәм ул барлык категория кешеләре өчен дә ачык булырга тиеш...

– Әйе,  мәгариф тармагында РФ дәүләт сәясәте федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп, мәктәпкәчә, башлангыч, төп гомуми һәм урта гомуми белем алу бушлай, шулай ук  урта һөнәри белем алу һәм  югары белем алу да, әгәр дә гражданин мондый дәрәҗәдәге белемне беренче тапкыр ала икән,  конкурс нигезендә бушлай  алуга базалашкан. Әлеге принцип билгеләнгән нормативларга туры китереп хезмәткә түләүне, уку әсбапларын, китапларны, өйрәнү, уен чараларын, уенчыклар (бинаны тотуга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән чыгымнарны исәпләмичә) сатып алу чыгымнарын кертеп, җирле бюджетларга субвенцияләр тәкъдим итү юлы белән гамәлгә ашырыла. Шул рәвешле,  мәктәпнең ата-аналардан (канунлы вәкилләрдән), бюджет ассигнованиеләре хисабына финансланган белем алу һәм башка чаралар өчен түләү алуы канунлы түгел.

– Димәк, мәктәп белем бирү стандартларында каралган дәресләр, мәктәпне саклаган, китаплар һәм методик әсбаплар өчен, мәктәп җиһазлары сатып алу һәм мәктәпне ремонтлауга  ата-аналардан акча таләп итәргә тиеш түгел?

– Әйе, дөрес, шулай да укучыларның ата-аналары (канунлы вәкилләр) шәхси яки бергәләшеп мәктәпләргә хәйрия ярдәме күрсәтә алалар, шул исәптән  ирекле нигездә хәйрия ярдәме взнослары кертә алалар – бу Канунда язылган. Икенче төрле әйткәндә, ата-аналар  мәктәп файдасына акчалата средстволар кертү турындагы карарны мәктәпнең барлык сыйныфлары һәм барлык укучылар өчен түгел, ә бары тик үзләренә кагылышлы гына хәл итәргә тиеш. Атап әйткәндә, ата-аналар комитетларына акча җыю тыела.

– Бала белем алган мәктәптә канунсыз акча җыюлар билгеләнә икән, әти-әниләргә кая мөрәҗәгать итәргә?

– Йогынты ясау тәртибе шундый: беренчедән, мәктәп директорына әти-әниләрдән акча җыю билгеләнүнең сәбәпләрен аңлатып язмача үтенеч тәкъдим итәргә,  мәктәп директорының  боерыгын яки  акча  җыю өчен  нигез итеп күрсәтелгән башка документны тәкъдим итәргә.

 

Гариза мәктәп директоры исеменә ирекле рәвештә тутырыла. Гаризаны шәхсән тапшырып та, заказлы хат белән почта аша юлларга да мөмкин. Әгәр сез гаризаны шәхсән тапшырасыз икән, аны ике нөсхәдә тутырырга: бер экземплярын мәктәпкә тапшырыгыз, икенчесендә сездән гаризаны кабул итүләрен дәлилләп, тамга куйдырыгыз. Гаризаның икенче нөсхәсен сакларга кирәк.

Тагын шуны истә тотыгыз: әгәр мәктәпнең локаль документларына, шул исәптән боерыкка нигезләнеп,  әти- әниләрдән акча (җыемнар) ирекле керә, дип билгеләнгән икән, мондый җыемнарның  дөрес түгеллеген дәлилләү җиңел булмаячак.

Икенчедән, белем бирү тармагында вәкаләтле дәүләт органнарына шикаять белән  мөрәҗәгать итегез. Татарстан Республикасында белем бирү тармагында вәкаләтле дәүләт органы булып ТРның белем бирү тармагында Күзәтү һәм контрольләү департаменты санала. Шикаять кулдан языла. Шикаятькә мәктәп директорына  мөрәҗәгать итүне раслаган документны беркетергә. Шуны исегездә тотыгыз, аноним  һәм шулай ук  башка кешеләрнең намусына тап төшергән, аларны кимсетеп язылган шикаятьләр тикшерелми.

 

Шикаятьне  шәхси тапшырырга да, почта аша юлларга да була. Моннан тыш, ТРның белем бирү тармагында Күзәтү һәм контрольләү департаментына шикаятьне  электрон документ сыйфатында да җибәреп була.  Тапшыру билгесе (кабул итү турындагы талон) яки почта (электрон) хәбәр итү хаты белән шикаятьнең икенче нөсхәсен саклагыз. Шикаятьне тикшерү срогы теркәлү көнен кертеп  30 көн. Сезнең шикаять буенча уңай карар кабул ителгәндә, ТРның белем бирү тармагында Күзәтү һәм контрольләү департаментының (Рособорнадзор) вазифаи заты тарафыннан административ хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм  мәктәп директорына 10 000 сумнан 30 000 сумга кадәр күләмдә административ штраф салынырга мөмкин. Әгәр ТРның белем бирү тармагында Күзәтү һәм контрольләү департаменты сезнең шикатьне канәгатьләндерүдән баш тартса, сез үзегезнең хокукларыгызны яклап судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Өченчедән, белем бирү тармагында вәкаләтле дәүләт органы йогынтысы (карары) белән үзегезнең хокукларыгыз бозылуга бәйле дә судка мөрәҗәгать итә аласыз. Административ дәгъва гаризасын ТРның белем бирү тармагында Күзәтү һәм контрольләү департаменты урнашкан яки үзегез яшәгән җирлектәге район судына тапшырырга мөмкин. 

 

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, уку биналары тарафыннан белем бирүгә бәйле канун бозулар күзәтелгән очракта, гражданнар теләсә нинди этапта да прокуратурага мөрәҗәгать итә алалар.


Людмила ЖАРЕНОВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International