Урак батырлары – безнең арада

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Басу-кырларда уңышны җыеп алу тулы куәткә бара.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 337,5 мең гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылган. 1,2 миллион  тоннадан артык ашлык суктырып алынган, уртача уңыш гектарына 36,8 центнер тәшкил итә.  Ашлык сугып алу күрсәткечләре көн саен арта бара. Урак өстенә 3400дән  артык  комбайн җәлеп ителгән.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә, быел республикада игеннәрне суктыруга шактый соңарып керешелде, дип билгеләп үтте. Республика башлыгы уракта хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәренең эш кәефен күтәрүгә бәйле чаралар күрергә тәкъдим итте. Татарстан Президенты карары белән иң алдынгы 200 комбайнчы 100 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. Ярышларга объектив бәя бирү өчен, урып-җыю техникасы җитештерүчәнлеккә бәйле 4 төркемгә бүленгән. Бу премияне алуга дәгъва белдерүчеләр арасында безнең район вәкилләре дә бар. Болар “Аксу Агро“ агрофирмасы комбайнчылары Җәүдәт Сафиуллин, Хөсәен Галиев, Алексей Кудряшов, Ринат Мостафин һәм Василий Ендерюков.

 

Район буенча исәпләнелгән 32 меңнән артык гектарның бүгенге көнгә 8 меңнән артыгы суктырылган.  33 мең тоннадан күбрәк ашлык суктырып алынган, уртача уңыш гектарыннан 39 центнердан күбрәк тәшкил итә. 

 

“Аксу Агро“ агрофирмасында бөртекле культуралар 10 мең гектардан артык мәйданны били. Бу күләмнең 3,5 мең гектарга якыны суктырылган инде. 15 мең тоннадан күбрәк ашлык суктырылган,  район буенча уртача уңыш әйләнәсенә 44 центнердан артык тәшкил итә: арпа гектарыннан – 47 центнердан күбрәк,  көзге бодай – 41 центнердан артык.

 

– Безнең комбайнчылар – чын урак батырлары, – дип горурлык белән сөйли үзләренең игенчеләре турында “Аксу Агро“ агрофирмасы директоры Солтан Шәйхуллин. – Алар уракка керешүнең беренче көннәреннән үк югары эш  темпы алдылар һәм аны әле дә югалтмыйлар, намус белән, зур нәтиҗәлелеккә омтылып хезмәт куялар.

 

Урып-җыю кампаниясенең уңышлы эшләвендә Иске Ибрай авылында яшәүче Җәүдәт Сафиуллинның да өлеше зур. Үзенең “Нью-Холланд“ комбайнында ул 1500 мең тоннага якын бөртекле культуралар суктырган. Җәүдәт Сәлихҗан улы – игенчелектә зур тәҗрибәгә ия кеше. Аның өчен әлеге урып-җыю сезоны – исәп буенча утызынчысы.

 

– Малай чагымнан ук урып-җыю чорында мин әтигә комбайнда булыша идем, – дип искә алып сөйләде ул. – Нинди генә комбайннарда йөрмәдек: СК-4тә, “Колос“та, “Сибиряк“та (“Нью-Холланд“та – унынчы сезон). Җиңел булмаса да, тырыштым. Һөнәремне алдан ук сайлап куйган идем.

 

Мәктәптән соң Җәүдәт Аксубай СПТУында механизатор белгечлегенә укый. Шулай итеп гаиләдә ике комбайнчы пәйда була – әтисе кебек ул да штурвал артына утыра.

 

– Үзең генә эшләү җиңел түгел, чөнки синнән  нәтиҗә көтәләр, – дип сөйли комбайнчы. – Ләкин ул вакытка минем бу эштә тәҗрибәм бар иде инде.

 

Аннары – Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү еллары. Армиядән кайтуга ук  кбаттан игенчелек эшенә керешә. Ул гаилә экипажы тарихын дәвам итә – ярдәмче итеп улы Җәвитне алган. Кече Сафиуллин – студент, хәзер армиягә китәргә әзерләнә. Җәүдәт Сәлихҗан улының урып-җыю эшләреннән соң тагын бер җаваплы эше бар – ул шикәр чөгендерен җыюда катнашачак.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International