Авыл җирлеге турында

Географик урыны

Шәрбән авыл җирлеге Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының көнбатыш өлешенә урнашкан. Төньяк-көнчыгышта Яңа Кармәт, көнбатышта Нурлат районы, көнбатыш һәм көньякта Трудолюбово авыл җирлекләренең территорияләре белән чиктәш.
Авыл җирлеге территориясе урман-далалы пояста урнашкан. Җирлек урнашкан зона уртача-континенталь климатка ия, еллык уртача температура +2,7 °С. Еллык явым-төшем күләме – 420мм. Җирлек гидрографиясен Шәрбән инеше һәм вак күлләр белән буалар, күпсанлы чишмәләр тәшкил итә. Табигый су чыганаклары халыкның хуҗалык, көнкүреш максатларында һәм янгын куркынычсызлыгы өчен файдаланыла. Исүче җилләрнең күпчелеге – төньяк көнбатыштан. Җирлек рельефы чагыштырмача тыныч, яссы калкулыклы. Территориянең якынча үлчәмнәре төньяктан көньякка 9 км, көнбатыштан көнчыгышка 6,4 км га җитә.

Мәйданы, халык саны һәм составы


Шәрбән авыл җирлеге 2500 га., шул исәптән 1900 га авыл хуҗалыгы кулланылышы җирләре булган мәйдан били. Территориядә бер торак пункт: Шәрбән авылы урнашкан. Хуҗалыклар саны – 141, халык саны – 435 кеше. Милли составны җирлектә 100% татарлар тәшкил итә.. Тарихи белешмә: Шәрбән авыл Советы 1980 елны барлыкка килә. 1995 елдан башлап Шәрбән җирле үзидарә Советы булып үзгәртелә, ә 2006 елның 1 гыйнвареннан Шәрбән авыл җирлеге дип атала башлый.

Төп социаль-икътисадый күрсәткечләр


Торак фонд мәйданы – 8200 кв.м., 1 кешегә исәпләгәндә – 18,7 кв.м., 92% хуҗалык газификацияләнгән, 90 хуҗалык телефон элемтәсенә тоташтырылан. Җирлек хуҗалыкларында 280 эре мөгезле терлек, шул исәптән 150 савым сыеры исәпләнелә. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 85, хезмәткә яраклы яшьтә – 185, пенсионерлар 165 кеше исәпләнелә.

Предприятияләр һәм учрежденияләр

Шәрбән төп мәктәбе – директоры Шакиров Альфред Мөдәрис улы, телефоны – 4-88-49.
Шәрбән авылы “Тиенкәй” балалар бакчасы – җитәкчесе Гарипова Сәрия Хәсәнҗан кызы.
Шәрбән авылы Мәдәният Йорты – директоры Халилова Айнур Әмирҗан кызы.
Шәрбән авылы фельдшер-акушерлык пункты – җитәкчесе Гайнуллина Сәмига Камил кызы.
Шәрбән авылы почта бүлеге – җитәкчесе Минсабирова Гөлшат Вәли кызы улы, телефоны 4-88-50.
Шәрбән авыл китапханәсе – җитәкчесе Зиангирова Лилия Азат кызы.

Җирлек территориясендә мөгезле эре терлек үстерү һәм савымчылык буенча бер гаилә фермасы  - бу КФХ Вафин Илдус Сабирҗан улы.
КФХ Шакиров Альфред М. – авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртү белән шөгыльләнә
КФХ Гатин Марат В. - авыл хуҗалыгы җирләре эшкәртү һәм кошчылык белән шөгыльләнә.
Авыл хуҗалыгы җирләрен ООО “ТатАгро” һәм ООО “Агрофирма Вамин-Аксу” бүлекчәләре эшкәртә.

Истәлекле урыннар

Авыл җирлегендә мәчет, сугышта үлеп калучы авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелиск, 1100 елдан артык тарихы булган “Шәһрибану” чишмәсе бар. Авыл мәктәбендә туган якны өйрәнү һәм Беляев Рәис Кыям улы музейлары эшли.

Авылның күренекле кешеләре

Хайруллин Әнвәр Наҗибулла улы – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган Мәдәният хезмәткәре, Татарстанның язучылар Союзы әгъзасы.
Беляев Рәис Кыям улы – профессор, Россия Федерациясенең атказанган Мәдәният хезмәткәре, 2 Ленин ордены, Октябрь Революциясе Ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены, Мактау Билгесе Ордены, күпсанлы медальләр иясе.
Хафизов Шәриф Сәгыйрь улы – Социалистик Хезмәт Герое, 2 Ленин Ордены , Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены иясе.

Соңгы яңарту: 2014 елның 19 ноябре, 11:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International