Бүген Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Экстремизмга-юк!" айлыгы кысаларында шигырь укучылар конкурсы узды. «Терроризмга гафу юк!» темасы буенча әсәрләр әзерләгәннәр. Һәр башкаручы әсәр авторларының хисләрен белдерә алды һәм бер генә тыңлаучыны да битараф калдырмады. Һәр шигырь күңелләргә, җаваплылыкка, йөрәккә, хис-тойгыларга этәрде. Конкурста катнашучыларның барысы да бик җитди әзерләнделәр, үз осталыкларын күрсәттеләр.. Конкурс ахырында барлык балалар да грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.