2020 елның 2 октябрендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия өйрәнүләре узачак.

2020 елның 25 сентябре, җомга

Игътибар!!!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2020 елның 2 октябрендәге оештыру күрсәтмәләре нигезендә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Аксубай муниципаль районында да, башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрү планлаштырылган.

Күнегүләр барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системасын тикшерү, уку сигналларын идарә органнарына җиткерү планлаштырыла. Шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына смс - җибәрү дә мөмкин.

Тынычлык һәм тәртип саклавыгызны сорыйбыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International