Аз керемле гаиләләргә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме.

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аз керемле гаиләләргә (аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга) социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтә, бер үк вакытта түбәндәге шартларны үтәгәндә:

- гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк;

-әгәр гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеше дәрәҗәсеннән артмаса.

Әгәр сез шундый шартларга эләксәгез, сезгә эшкә урнашканда дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә социаль контракт төзү өчен социаль яклау бүлегенә 10085 сум күләмендә айлык социаль пособие (хезмәт хакына өстәмә) түләү белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.

Мәгълүмат җиткерәбез, айлык социаль пособие эшкә урнаштырылган көннән башлап 12 айга кадәр түләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International