Авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары белән коррупциягә каршы законнар буенча киңәшмә.

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары белән «Zoom» видеоконференцэлемтә  платформа кулланып коррупциягә каршы законнар буенча киңәшмә узды. Чараны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм Башкарма комитетның кадрлар бүлеге начальнигы, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Резидә Нурхаметова үткәрделәр. Киңәшмә барышында мәнфәгатьләр конфликты буенча коррупциягә каршы законнар мәсьәләләре кузгатылды, яңа сайланган депутатларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирүгә зур игътибар бирелде, шулай ук терроризм һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре кузгатылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International