Аксубай районында «Тоталь диктант»

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

2021нче елның 10нчы апрелендә районның сигез мәктәбе базасында рус теле буенча «Тоталь диктант» Халыкара белем бирү акциясе узды. Акциядә 115 укучы һәм төрле өлкәдә эшләүче 45 кеше катнашты.

Тоталь диктант-барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант формасында ел саен үткәрелә торган агарту акциясе. Быел текстның авторы-язучы Дмитрий Глуховский, аның романы буенча 2019 елда «Текст» фильмы дөнья күрде

Өлкәннәргә һәм балаларга диктантны рус теле һәм әдәбияты укытучылары яздырды. Калган мәктәп укучылары һәм укытучылары проектның рәсми сайтында https://totaldict.ru/ онлайн трансляция аша катнаша алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International