Балалар Сабантуе

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

29 нчы май көнне Түбән Майна урта мәктәбе янындагы болынлыкта, балаларны яклау көне уңаеннан, балалар Сабантуе уздырылды. Бирегә тирә-күрше авыллардан, районнардан мөселман кардәшләребез җыелды. Чарада район башлыгы Гилманов Камил Камал улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәйдуллина Рәмзия Сәлих кызы, Аксубай агрофирма генераль директоры Габдуллин Әсхат Касыйм улы катнашты. Сабантуе югары дәрәҗәдә оештырылып, сәнгать өлеше дә бик зәвыклы әзерләнгән иде. Ел буена тырышып укыган, югары дәрәҗәләргә ирешкән уку алдынгыларын, бәйгеләрдә актив катнашкан укучыларны бүләкләделәр.

Балалар халкыбызның гомер буена сакланып калган гореф-гадәтләрен, Сабантуе йоласының кыр эшләреннән башланганын, җирне әзерләү, тырмалау, чәчү, уру һәм суктыру эшен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Сабантуй, әлбәттә, халкыбызның хезмәттән ял иткәндә оештырылган уеннарыннан башка гына узмый. Балалар, көянтә-чиләк белән су, йомырка ташу, капчык киеп йөгерү, колгага менү, капчык сугышлары, кул көрәше, шакмак ташу, бүләк кисеп алу кебек уеннарда катнашып, истәлекле бүләкләр алдылар. Уеннар белән беррәттән җыр-биюдән торган тамаша да үрелеп барды. Учакта халыкка  пылау пеште, самовар чәе янына табада коймак, бәрәңге пәрәмәчләре чыҗлады.

Сабантуйның иң мавыктыргыч өлеше ул- көрәш. Үзләренең көчләрен сынап карау өчен, чит авыллардан, күрше районнардан да егетләр килгән иде. Көрәштә җиңүне, Түбән Майна мәктәбенең көрәшче егете, алдынгы укучы Хәбибрахманов Ильяс алды.

Мондый чараны уздыруга авыл мәчетенә йөрүче өлкәннәр, мәктәп директоры Насыров Рафик Гомәр улы зур өлеш кертте. Шулай ук районыбыз мөхтәсибе Равил хәзрәт тә оештыру эшләрендә үзенең ярдәмен күрсәтте. Сабантуй иганәчеләре -Хәйруллин Фәнил, Гимадиев Ралиф, Гафиятуллин Ришат, Гафиятуллин Инсаф һәм Габдуллин Әсхат, Хайруллин Назыйф матди ярдәм күрсәтеп, балаларны шатландырдылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International