Октябрь башында Алтын яшь көненә багышланган бәйрәм билгеләп үтү матур традициягә әверелде

2021 елның 1 октябре, җомга

Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле, еллар узуга карамастан, нык һәм чыдам - зур хәрефтән язылган кешеләргә багышлана. Бәйрәм чиста һәм якты, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Бәйрәм җәмгыятькә генә түгел, туганнарга да янәшәдә кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга очрашырга, күңел ачарга һәм аралашырга мөмкинлек бирә. Бүген район мәдәният йорты территориясендә бөтен чара дәвамында җылы котлаулар һәм җырлар яңгырады. Барлык катнашучыларны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов котлады.

Бистәдә яшәүчеләр, хөрмәтле алтын яшьтәге кешеләр кечкенә пакетлар алдылар, аралаштылар, яшь елларын искә төшерделәр һәм артистлар белән бергә яраткан җырларын башкардылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International