Бүген Аксубай районы вәкилләре чираттагы тапкыр Дербышки бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсендә катнаштылар.

2021 елның 20 ноябре, шимбә

Район фермерлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре ел саен авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда катнашалар, экологик яктан чиста азык-төлек ( ит, сөт, бал, яшелчәләр) тәкъдим итәләр.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  тәкъдим ителгән товарларның ассортименты һәм аларның бәяләре белән танышты.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре, гадәттәгечә, шәһәрлеләрдә, бигрәк тә өлкән буында, ихтыяҗ зур булган һәм зур социаль әһәмияткә ия.

Исегезгә төшерәбез, традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2021 елның 25 декабренә кадәр эшләячәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International