Акциянең максаты-Ленинград блокадасындагы тыныч халыкның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклап калу. Акциянең төп символы 125 граммлы икмәк кисәге булды, алар балаларга блокада чорында тәүлеклек нормасы күләмен аңлау өчен күрсәтелде. Балаларга «Блокадалы икмәк» нең кисәкләре-ул Бөек Ватан сугышының героик һәм фаҗигале вакыйгалары, ленинградлыларның батырлыгы һәм ныклыгы безнең хәтер, диеп анлатылды.
Балалар Ленинград блокадасының тарихи фактлары белән таныштылар. Балаларны блокаданы кичергән балалар тарихы бик дулкынландырды.