Театр- тылсымлы дөнья

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

«Театр- тылсымлы дөнья. Ул матурлык, әдәп, әхлаклылык  дәресләре бирә. Ә алар бай булган саен, балаларның рухи дөньясы үсеше шулкадәр уңышлы бара...» (Б. М. Теплов)

«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләрнең кече төркеме өчен тәрбияче Лилия Петровна «Теремок» әкияте буенча өстәл театры оештырды. Якты декорацияләр һәм геройлар беркемне дә битараф калдырмады. Дәреснең максаты-иҗади мөстәкыйльлекне, эстетик зәвыкны, театрга һәм театр эшчәнлегенә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларда театр-уен эшчәнлеге белән кызыксыну уянды. Театр кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International