Мәктәп яны хезмәт лагере укучылары белән «Терроризмга-юк!» квест үткәрелде

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Район үзәгенең мәктәп яны хезмәт лагерьлары укучылары белән А.А. Гуляев исемендәге скверда Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән Аксубай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе катнашында «Терроризмга – юк»интеллектуаль антитеррористик квест - уен үткәрелде. Уенда барлыгы 5 команда катнаша, 5 станциядә биремнәр үтәп.

Квест ахырында Аксубай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Крайнова Эльмира җәмгыять өчен Терроризм һәм экстремизмның нинди куркыныч тудыруы турында профилактик әңгәмә үткәрде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International