Котлаулар

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!

Мөхтәрәм райондашлар!

Сезне чын күңелемнән күркәм бәйрәм – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм! Гаилә институтын ныгыту тормышыбызда һәм эшебездә мөһим урын алып тора. Районда күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә, белем бирү учреждениеләренең базасы камилләшә. Бу бәйрәм көнендә бигрәк тә озак еллар бергә гомер иткән, төрле вакыйгаларны кичергән, тик шулай да мәхәббәт һәм тугрылык саклап кала алган гаиләләрне тәбриклисем килә. Барлык әби-бабайларның, әти-әниләрнең, балалар һәм оныкларның бер-берсен ихтирам итеп, яратып, аңлашып яшәвен, гаилә учакларының беркайчан да сүнмәвен телим. Районыбызда бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын иде. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын.                    
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль район башлыгы.

Шатлык бүләк итүчеләргә!

 

Шатлык бүләк итүчеләргә!

Район халкына бәйрәм һәм шатлык бүләк итүче Мәдәният хезмәткәрләре  бүген үзләренең  һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.  

Бу кешеләр – үзенчәлекле һөнәр ияләре, алар өчен календарьдә кызыл белән билгеләнгән һәр бәйрәм чарасы яңа сәхнә образлары, костюмнар һәм реквизитлар әзерләүгә бәйләнешле эш көне булып санала. Күп очракта аларның хезмәте сәхнә артында кала, ә тамашачыга бары тик күтәренке кәеф һәм хис-кичерешләр генә күренә.  Җиңү юбилее елында ветераннарга багышланган акцияләр, аларны өйләренә барып тәбрикләү, искиткеч концертлар, безнең ил тарихында әлеге датага багышланган авыл җирлекләренең иҗади хисаплары, “Созвездие-Йолдызлык“ фестиваль-бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуы – ул сезнең тырыш хезмәтегез. Китапханәче, район Мәдәният йорты яки авыл клубы хезмәткәре, сәнгать мәктәбе укытучысы, музей хезмәткәре булсынмы ул – һәр бәйрәм чарасын әзерләүдә аларның һәрберсенең олы хезмәте аерым урын алып тора.  Мәдәниятне үстерүгә генә түгел, шулай ук үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән хезмәтегез өчен дә сезгә зур рәхмәт. Безнең яшь талантлар – вокалчылар, уен коралларында уйнаучылар, рәссамнар һәм биючеләр республика, хәтта Россия сәхнәләрендә дә кыю чыгышлар ясап, зур җиңүләргә ирешәләр. Сезгә саекмас иҗади энергия, гаилә иминлеге һәм зур уңышлар телибез. Кешеләргә шатлык өләшегез! 


Камил Гилманов, Аксубай муниципаль район башлыгы.

Бәйрәм белән!

 

Бәйрәм белән!

10 ноябрь – Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне һәм районның эчке эшләр коллективын әлеге бәйрәм белән котлап, полиция хезмәткәре – ул тыныч тормышта да батырлык һәм уяулык таләп иткән һөнәр дип аерым билгеләп үтәсе килә, – диелә муниципаль район башлыгы Камил Гилманов котлавында.

– Җәмгыятьтә тәртип саклау, хокук бозуларга юл куймау барысының да көченнән килми. Менә шуның өчен элек-электән эчке эшләр органнарына Ватанга тугрылыклы, «намус» төшенчәсен тирәнтен аңлаган кешеләр килгән.
Районның эчке эшләр бүлеге коллективына ихластан эшләрендә уңышлар, оптимизм телим.



Конституция көне белән!

Конституция көне белән!

Республика Югары Советы егерме еллар элек Татарстанның төп канунын кабул итте.

Ул еллар шартларыннан чыгып караганда, әлеге канун яңа һәм перспиктивалы адым булган. Безнең Конституция чыннан да алдагы еллар дәвамында үзенең тормышчан булуын һәм хокук саклауны дәлилләп килде, – дип билгеләп узды үзенең котлавында район башлыгы Камил Гилманов. – Ул республикада социаль һәм иҗтимагый мәсьәләләрне чишү, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны булдыру, мәдәниятне һәм рухиятне үстерү гаранты булып тора. Бүгенге көндә дә Татарстан, Федерациянең тотрыклы үсешле субъекты буларак, Россия дәүләтенең ныгуын дәлилли. Һәм бу нәтиҗәләрдә сезнең дә өлешегез бар, хөрмәтле аксубайлылар. Сезне чын йөрәктән республикабызның мөһим бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, ышаныч һәм күңел күтәренкелеге телим.


Безнең көч – Халыклар бердәмлегендә

 

Безнең көч – Халыклар   бердәмлегендә

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын йөрәктән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! 2005 нче елдан алып, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Безнең дәүләтебезнең бай һәм мактаулы тарихы бар. Күп гасырлар дәвамында төрле милләт, дин һәм катлам кешеләре Ватаныбызның иреген һәм бәйсезлеген саклап килгәннәр.

Көчле Россиянең төп шарты – ул халыклар бердәмлегендә, – дип ассызыклады үзенең котлавында район башлыгы Камил Гилманов. – Бүген без, бабаларыбызның бөек батырлыкларына таянып, игътибар үзәгендә кеше һәм граждан торган дәүләт төзибез. Бу мөһим эштә безгә ил, республика, район эшләрен алып баруда кызыксыну уяту, барлык кешеләр файдасына хезмәт кую, гражданнарның үз карарлары һәм гамәлләре өчен җавап бирергә әзер булу принципларына таянырга кирәк. Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелемнән хезмәтегездә уңышлар, тынычлык, бәхет, бәрәкәт юлдаш булуын телим.

 Суд приставы көне

Иртәгә районның суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Суд приставлары федераль хезмәте суд карарын мәҗбүри үтәүне гамәлгә ашыручы бердәнбер дәүләт башкарма власть органы. Алар суд, башка органнар һәм урындагы затлар актларының дөрес һәм вакытында үтәлешен, шулай ук Россия Федерациясе законында каралган очракларда гражданнар һәм оешмаларның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм мәнфәгатьләрен яклау максатларында башка документларның үтәлешен тәэмин итүдә зур роль уйныйлар, – дип билгеләп үтте үзенең котлавында Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов. – Гражданнарның, юридик затларның һәм дәүләтнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, үтәүгә, суд абруен күтәрүгә юнәлдерелгән хәбәрдарлык, бурычка тугрылык, Ватанга намуслы хезмәт итүләре белән әлеге хезмәт хезмәткәрләре ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Сезгә алга таба да закон һәм хокук тәртибен саклау эшчәнлегендә уңышлар телим!

 

Гаилә көне белән!

 

Гаилә көне белән!

– Сезнең барыгызны да чын күңелемнән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм чагыштырмача яшь булып, күптән түгел генә  бәйрәм ителә башласа да, меңләгән гаиләләр өчен ул яраткан бәйрәмгә әверелде.

Гаилә кыйммәтләре кешеләр өчен һәрвакыт иң мөһим төшенчә булып кала бирә. Нык, тату гаилә һәрчак җәмгыятьнең нигезе, рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне саклаучы ышанычлы тыл булып тора, – диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.  – Сезгә исәнлек, имин тормыш, күңел җылысы, мәхәббәт, гаилә бәхете телим. Гаиләгездә җылылык һәм ярату хөкем сөрсен, балаларыгызга якты киләчәк насыйп булсын!

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

Медицина хезмәткәрләре көне белән!

Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә.

Табибларга, шәфкать туташларына, фельдшерларга, кече медицина персоналына кешеләр үзләренең,  якыннарының сәламәтлекләрен ышандыралар. Медицина хезмәткәрләре кешеләр язмышы өчен җаваплылык дәрәҗәсен аңлап, ваемсызлыкка юл куймыйлар, үзләренең һөнәрләрен йөрәк чакыруы буларак кабул итәләр. Ак халат ияләре үзләренең шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә киләләр. Алар пациентларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итеп, тормышка кабат кайтырга булышалар. Армый-талмый хезмәт куйганнары өчен барлык медицина хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иясе килә.
Ак халатлы һөнәр ияләре үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән Аксубай районының киләчәгенә уңышлы нигез салалар. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек юлдаш булсын!


Камил Гилманов, Аксубай муниципаль район башлыгы.

Россия көне белән!

Россия көне белән!

Пәнҗешәмбе көнне без дәүләтебезнең төп бәйрәмнәреннән берсе Россия  көнен билгеләп үтәбез.

1990 елда бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт бәйсезлеге турындагы декларация кабул ителү белән илебез үсеше башлангычында яңа этапка нигез салынды.
Россия көне–ул Ватанның чәчәк атуы бәрабәренә буыннарны һәм халыкны берләштергән бәйрәм,–диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. Район ныгый һәм үсеш ала бара–юллар, мәктәпләр төзелә, фельдшер-акушерлык пунктлары торгызыла, авылларны, район үзәген төзекләндерү буенча программалар эшләп килә, бистәнең йөзе күз алдында матурая. Түбәсе ябык йөзү бассейны, балалар бакчасы төзелә. Үзгәрешләр шулай ук район торак пунктларына да кагыла. Боларның барысы да  кече ватан, үзебез яшәгән Татарстан, бүгенге яшәеш, киләчәк буын, Россиянең чәчәк атуы өчен сезнең куллар, сезнең хезмәт, тырышлыгыгыз белән халык өчен төзелә.

Шәфкатьлелек өләшүчеләр бәйрәме

 Шәфкатьлелек өләшүчеләр бәйрәме

Районның социаль хезмәткәрләре якшәмбе көнне  үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

– Социаль хезмәткәр – ул изге йөрәкле кеше. Әлеге һөнәр ияләренә яхшылык, эчкерсезлек, олы яшьтә булулары һәм сәламәтлеге какшау сәбәпле ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә теләсә кайсы мизгелдә ярдәм итү теләге хас,– диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. – Монда шулай ук эшлекле мөнәсәбәтләрдән тыш шәхси сыйфатлар да мөһим роль уйный. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим.

Бәйрәм белән, эшмәкәрләр!

Бәйрәм белән, эшмәкәрләр!

– Бу көнне без үз эшләрен уңышлы җәелдереп, район икътисадында ныклы урыннарын тапкан энергияле, көчле рухлы кешеләрне хөрмәтлибез. Сез социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә үзегездән саллы өлеш кертеп, мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз.

Сезнең талантыгыз һәм олы хезмәтегез хөрмәткә лаек. Сез яңа эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итәсез. Сезгә  күтәренке кәеф, сәламәтлек, уңышлар, планнарыгызның тормышка ашуын телим,– диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. 

Матбугат көне белән!

Матбугат көне белән!

Район газетасы районның иҗтимагый-сәяси тормышына ныклап үтеп керде. Бүген ул икътисад һәм социаль проблемаларны, халыкның рухи бердәмлеген элеккегә караганда да күбрәк яктырта, диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.

Матбугат бәйрәме – ул “ирек” һәм “җаваплылык” төшенчәләренең үзара ныклы бәйләнешен тагын бер кат искә төшерү өчен сәбәп булып тора. Чөнки каләм иреге югары җаваплылык таләп итә, менә шуның өчен әйтелгән һәм басылган сүз гаять зур көчкә ия, ул төзи дә, җимерә дә ала. Ирекле шартларда журналист этикасы аерым билгеләнеш ала. “Татмедиа” ААЖ филиалы “Сельская новь” район газетасы редакциясе коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, сезнең үткен сүзегез кешеләрдә бары тик изге фикерләр генә уятсын, алга таба да районда бердәмлек һәм тотрыклылыкны ныгыту өчен хезмәт итсен иде. Сезгә ныклы исәнлек, һөнәри җиңүләр һәм яңа иҗат уңышлары телим!

Бөек Җиңү белән!

 

  Бөек Җиңү белән!

Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 нчы язы да килеп җитте.

Безнең ил халкы өчен әлеге истәлекле, гаять зур, кайгылы һәм шатлыклы бәйрәм гомер буена хәтердә калачак. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыштан соңгы михнәтле елларда яшәүчеләр җиңүнең бөеклеген аеруча яхшы аңлыйлар. Аксубай районыннан сугышка  10800 кеше китә, шуларның 5700е яу кырларында ятып кала. Бу ил тарихында иң авыр һәм иң кыйммәткә төшкән җиңү була! Бөек Җиңү өчен сугышта катнашкан якташларыбызга, Ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән геройларга мәңгелек дан!

Сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Җиңүнең 69 еллыгы белән тәбриклим. Районның күпмилләтле халкы исеменнән Сезгә, мөхтәрәм ветераннар, ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз, туганнарыгыз җылысын, игътибарын тоеп, озак яшәвегезне телим.


Камил Гилманов, Аксубай муниципаль район башлыгы.

Конституция көне белән

Конституция көне белән

12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә.

Россия законы кабул ителгән көн–безнең илдә яшәүче, дәүләтне һәм аның хокуки нигезләрен хөрмәт итүче һәр граждан өчен бәйрәм. Әйдәгез, бу көнне бер-беребезне бәйрәм белән тәбрик итик, чөнки Конституция–ул безнең өчен кадерле һәм бәя биреп бетергесез хокукларыбыз, азатлыгыбыз гарантиясе. Бәйрәм белән!
Камил Гилманов,
Аксубай муниципаль район башлыгы.

ТР Конституциясе көне белән!

ТР Конституциясе көне белән!

Ике дистә ел элек Җөмһүриятебезнең Югары Советы Татарстанның яңа төп законын кабул итте. Узган еллар шартларын исәпкә алсаң, бу өр-яңа, перспективалы карар булды.

Егерме ел дәверендә Конституция үзенең дәвамлы булуын һәм хокукларга нигезләнүен исбатлады. Ул социаль һәм икътисади проблемаларны хәл итү нигезе, республикада иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны тәэмин итү гаранты булды. Бүген Рәсәй Федерациясенең алга киткән субъектларының берсе буларак, Татарстан Рәсәй дәүләтчелеген ныгыту яклы. Әлеге бөек эшләрдә сезнең хезмәт өлешегез дә бар, мөхтәрәм  аксубайлылар! Сезне ихластан республикабызның төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч телим.
Аксубай муниципаль район башлыгы
Камил Гилманов.

Халык бердәмлеге көне белән!

 

Халык бердәмлеге көне белән!

Мөхтәрәм райондашлар!

Сезне чын күңелемнән Халык бердәмлеге көне белән тәбриклим!
2005 елдан башлап Рәсәй Халык бердәмлеге көнен – ерак 1612 елгы вакыйгалар хатирәсе буларак билгеләп үтә. Безнең Ватаныбызның тарихы бай да, данлыклы да. Озак гасырлар буена төрле миләттәге, диндәге кешеләр Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаганнар. Рәсәйнең төп көче – халык бердәмлегендә.
Бүген, ата-бабаларыбызның бөек батырлыкларына  үрнәгендә тотрыклы дәүләт төзибез. Әлеге мөһим эштә безгә ил, республика, район үсеше өчен көч кую, халык иминлеге өчен эшләү, үз гамәлләре өчен гражданнарның җаваплылыгы принципларына таянабыз.
Әлеге бәйрәм көнендә сезгә зур уңышлар, иминлек, бәхет, шатлыклар телим!
Аксубай муниципаль район башлыгы
Камил ГИЛМАНОВ.

 

Бәйрәм белән!

Бәйрәм белән!

Бүген район суд приставлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Рәсәй Суд приставлары федераль хезмәте суд карарын мәҗбүри башкаруны гамәлгә ашыручы бердәнбер дәүләт  башкару власте органы булып тора. Хезмәт суд актлары, башка органнар һәм урындагы затларның актларын, шулай ук гражданнар һәм оешмаларның законлы мәнфәгатьләрен, хокукларын һәм ирекләрен яклау максатларында Рәсәй Федерациясе законнары тарафыннан каралган башка документларның төгәл һәм үзвакытында үтәлешен тәэмин итә.
Компетентлык, үз бурычларына тугры булу, Ватанга намуслы хезмәт итү, гражданнар, юридик затларның  хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бәрабәренә әлеге хезмәт хезмәткәрләре ихтирам казандылар. Сезгә алдагы эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек телим.
Аксубай муниципаль район башлыгы
Камил Гилманов. 

Кадерле мөселман кардәшләр!

 

Кадерле  мөселман кардәшләр!

Сезне  чын күңелемнән изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәм!

Әлеге ай – изге фикерләр һәм эшләр ае. Бу көннәрдә тагын да шәфкатьлерәк,  чыдамлырак, миһербанлырак булырга тырышыйк. Үзебезнең милли һәм дини йолаларыбызны саклап һәм башка халыкларның гореф-гадәтләрен ихтирам итеп, әйләнә-тирәдәгеләр турында кайгыртып,  барыбызны да бергә берләштерүче, бәя биреп бетергесез кыйммәтләрне ныгытыйк.
Изге  Рамазан ае көннәрендә  яхшылыкка һәм изгелеккә омтылуыбыз,  дөньяны тагын да  гүзәлрәк һәм матуррак итәргә  ярдәм итсен.
Сезгә, якыннарыгыз һәм туганнарыгызга ныклы исәнлек, иминлек, тынычлык һәм бәхет телим!


Камил Гилманов, Аксубай муниципаль район башлыгы.

Гаилә көне белән!

08.07.2013  

Гаилә көне белән!

– Сезнең барыгызны да чын күңелемнән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәм.

Әлеге бәйрәм чагыштырмача яшь булып, бишенче ел гына бәйрәм ителсә дә, меңләгән гаиләләр өчен ул яраткан бәйрәмгә әверелде. Гаилә кыйммәтләре кешеләр өчен һәрвакыт иң мөһим төшенчә булып кала бирә. Нык, тату гаилә һәрчак җәмгыятьнең нигезе, рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләрне саклаучы ышанычлы тыл булып тора, – диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.  – Сезгә исәнлек, имин тормыш, күңел җылысы, мәхәббәт, гаилә бәхете телим. Гаиләгездә җылылык һәм ярату хөкем сөрсен, балаларыгызга якты киләчәк насыйп булсын!

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International