27 апрель көнне районда хәрби хезмәткә чакырылучылар көне булды

2018 елның 2 мае, чәршәмбе

27 апрель көнне районда хәрби хезмәткә чакырылучылар көне булды.

Әлеге чарада менә-менә Ватанны саклаучылар булырга әзер егетләр һәм район үзәге мәктәпләренең югары сыйныф укучылары катнашты.  Мондый төрдәге чаралар Ватан алдындагы бурычлар, илебезнең киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә .  Булачак солдатларга район башлыгы Камил Гилманов үзенең ихлас теләкләрен әйтте.Егет кеше өчен армия сафларында хезмәт итү бик югары дәрәҗә икәнен искәртеп китте. Бу егетләрнең лаеклы Ватанны саклаучылар булуына ышанычын белдерде.

 Катнашучылар алдында  Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары  Дмитрий Палаткин да чыгыш ясады

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International