26 майдан 30 майга кадәр Аксубай районында 10 сыйныф укучылары өчен хәрби- укыту җыены – 2018 үтте. Әлеге җыенда 13 “Тормыш иминлеге нигезләре” фәне укытучылары һәм 63укучы катнашты. Җыен Кәкере Күл авылы янындагы кырда узды. Ачу һәм ябу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев һәм запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов катнашты.
Һава торышы шартлары начар булуга карамастан егетләр барлык сынауларны да намус белән уздылар.Балаларның бигрәк тә Калашников автоматыннан ату аеруча исләрендә калды. Бу сынау вакытында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин катнашты.
“Тормыш иминлеге нигезләре” фәне укытучыларына һәм 3 нче Аксубай урта мәктәбе пешекчеләренә аерым рәхмәт әйтәсе килә.
Ябылу тантанасында хәрби –укыту җыены җитәкчесе Алексей Никитинга һәм штаб начальнигы Юрий Макаровка район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.