Безнең һәм күрше районнарның һәр кешесе дә Гатина Зөлфия Аскаровнаның инкубаторын белә Ул барлык район халкын яшь һәм бераз үскән,йомырка һәм ит токымлы кош-корт белән тәэмин итә. 2018 ел башыннан 20 меңнән артык баш яшь кош-корт сатылган, шуңардан 4 мең баш каз,1 мең баш үрдәк һәм 15 мең баш чеби. Моннан тыш 15 меңнән артык бераз үскән төрле кош-корт сатыла.
Шулай ук алар район халкын кош үстерү өчен кирәкле катнаш азык белән дә тәэмин итәләр.