Суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча халыкны бергәләп кабул итү

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Суд карарын үз вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә, бу карар белән танылган субъектив хокукларны гамәлгә ашыруны, шулай ук мондый карар белән расланган юридик бурычларны үтәүне гарантияли.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләре килү дәвам итә.  Әлеге мәсьәләләрнең актуальлеген исәпкә алып, 2019 елның 24 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырылган.

Кабул итүгә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча (Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) язылырга кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International