Аксубай муниципаль район башлыгы урынбасары Заһидуллин Илшат Минсабир улы Хәдичә Гыйматдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Илшат Минсабирович чәчәк бәйләмнәре һәм рәхмәт сүзләре белән бергә Россия Федерациясе Президентының котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды. Котлау сүзләренә Карасу авыл җирлеге башлыгы Идиятуллин Ф. Х. һәм социаль яклау бүлеге консультанты Е.Золина кушылып сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.