«Үлем белән кайда сәүдә итәләр?»  акциясе

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 11-22 ноябрендә "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит" Бөтенроссия акциясенең II этабы үткәрелә.

Әлеге акция Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары белән берлектә наркотикларга бәйле кешеләрне профилактикалау, дәвалау һәм реабилитацияләү өлкәсендә белгечләр катнашында Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт тарафыннан оештырыла.

Әгәр дә сез наркотиклар сату яки тарату шаһиты булсагыз, шул исәптән Интернет челтәрендә, шулай ук әлеге затның яки затларның наркотик матдәләрне сату, саклау, куллану турында дөрес мәгълүматлар белсәгез, Сезгә Аксубай районы буенча Эчке эшләр бүлегенә 8(84344) 2-79-74 телефоны буенча, яки Аксубай районы прокуратурасына 8 (84344) 2-72-62 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Исегездә тотыгыз, ялган мөрәҗәгать җибәргәндә, җинаять кылу турында белә торып ялган хәбәр биргән өчен, Сез РФ Җинаять кодексының 306нчы маддәсе нигезендә тулысынча җавап тотасыз. Әгәр сез, чыннан да, җинаять шаһиты булсагыз, битараф калмагыз. Сезнең мөрәҗәгатегез күп кенә Кеше гомерен саклап кала һәм киләчәктә җәмгыятьнең сәламәтлеген һәм тормышын наркотик чаралардан саклый ала. Уяу булыгыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International