Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 22 апрельдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде.

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе
  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 05.04.2024 № 233 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуларын һәм аларга транспорт чараларының керүләрен 22 апрельдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата чикләүләр билгеләнгән. Урман тармагы белгечләре тарафыннан тиешле чикләү кертү, аның гамәлдә булу чоры һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштыру буенча эшләр башкарылган. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урманда янгын куркынычсызлыгын II типтагы 20 Урман янгын сүндерү станциясе һәм III типтагы 5 Урман янгын сүндерү станциясе тәэмин итә. Урманнарда янгын куркынычлы хәлне космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, моннан тыш, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үткәрелә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International