Давыл йортлар һәм биналарны җимерде

2015 елның 6 июле, дүшәмбе


Узган атнада районга ике тапкыр көчле җил-давыл килде.


Беренче тапкыр әлеге мәхшәргә Аксубай районының көньяк-көнбатыш өлеше – Емелькино, Иске Татар Адәмсуы, Савруш һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләре дучар булса, якшәмбе көнне исә Аксубай бистәсе үзе зур зыян күрде.


5 июльдә 15.30 һәм 16.00 сәгатьләр арасында көчле җил күтәрелде. Санаулы минутлар эчендә район үзәгендә дистәләгән агач ауды, аларның кайберләре тимерчыбыклар һәм газүткәргечләр өстенә төште. Җил-давыл өйләрнең түбәсен алып бәрде, фронтоннарга зыян китерде, кайбер өйләрнең түбәләре, көчле җилгә чыдый алмыйча, йорт эченә ишелеп төште.


Кайбер урыннарда җил түбә калайларын күрше йорт һәм корылмалар ягына алып ташлады. Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк. Аксубайда көчле җил-давыл Каенлы, Төзүчеләр, Рәис Беляев, Толстой урамнарына туры килде. Йөзләгән йорт ут- сыз, газсыз калды.


Ашыгыч рәвештә районның барлык хезмәтләре аякка бастырылды. Район башлыгы Камил Гилманов, урынбасарлар һәм бүлек җитәкчеләре белән бергә, табигать көчләреннән зыян күргән урамнарны һәм торак пунктларны карап йөрде.


Кич белән районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенең ашыгыч утырышы булды. Район башлыгы районның барлык гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәтләрнең хисап тотуын сорады. Комиссия мәгълүматларына караганда, җил-давыл 48 торак йортның түбәсен алып ташлаган, 135 өйнең түбәсенә, 5 социаль мәдәният-көнкүреш объектына өлешчә зыян салган, шул исәптән 2 нче мәктәп түбәсе (809,3 кв. м), 3 нче мәктәп түбәсе (50 кв. м), “Сувар“ кунакханәсе (70 кв. м), Аксубай универсаль технологияләр техникумы (132 кв. м), Трудолюбово авылында күпфункцияле комплекс (309 кв. м), ике сыер фермасы, ике бозау фермасы, “Сөт иле Аксу“ ҖЧҖнең Трудолюбово авыл җирлегендәге производство склады, яңа төзелеп килүче базар объекты, район үзәгендә бер шәхси эшмәкәрнең склад биналары зыян күргән. Аксубай бистәсендә электр энергиясе эше бозылды, 4800 кеше, 900 йорт утсыз калды.
Газ һәм электр хезмәткәрләре ут һәм газ бирү линияләрен төзәтәләр. Аксубай электрчыларына Яңа Чишмәдән һәм Чистайдан ике бригада ярдәмгә килде.
– Зыян суммасы билгеләнә, чөнки һәр йорт буенча аерым эш алып барырга кирәк. Һичшиксез, җил-давылдан зыян күрүчеләргә максатчан средстволар бүлеп биреләчәк, – дип ышандырды район башлыгы.


Ул иминият компанияләренә тиешле документларны тиз арада әзерләү һәм иминият кертемнәрен түләүне башлау бурычын йөкләде. Җил-давыл нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә, районның барлык гадәттән тыш хезмәтләре төнлә дә эшләделәр.



Людмила ЖАРЕНОВА. Автор фотосы.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International