Мәктәпләр һәм мигрантлар – күзәтү астында

2016 елның 27 мае, җомга

Коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында районда иминлек торышы турында сөйләштеләр.

Комиссия рәисе – район башлыгы Камил Гилманов, май-август айлары – Сабантуй, Уяв, Троица кебек бәйрәмнәрне, БДИ, гомумбелем бирү учреждениеләрендә чыгарылыш кичәләрен уздыру, балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру кебек массакүләм иҗтимаги һәм мәдәни чаралар үткәрү чоры, дип искәртте.

– Бүгенге көндә барлык органнар һәм структураларның профилактик эше – ул иртәгесе көннең иминлеге. Экстремизм һәм террорчылыкка каршы бары тик хокук саклау органнары һәм структуралары гына көрәш алып бара алмый, монда шулай ук ирекле халык дружиналары, җәмәгатьчелек тә уяулык күрсәтергә тиеш. Белем бирү учреждениеләрендә иминлеккә килгәндә – монда имтиханнар үткәрү пунктларының күзәтү камералары һәм металл кысалар белән җиһазлануыннан тыш, җәйге чорда үз көчләре белән кизү торулар да оештырылырга тиеш, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Комиссия утырышында Беловка, Трудолюбово авыл җирлекләрендә, шул исәптән дин тармагында да террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләрен тикшерделәр. Көн тәртибенә миграция тармагында контрольне тәэмин итү буенча кулланылган оештыру-профилактик чараларның сыйфатын күтәрү, чит ил кешеләренең район территориясендә нинди ният белән булуларын, аларның нинди эшчәнлек алып баруларын ачыклау мәсьәләләре кертелде, шулай ук мәгълүмати-пропаганда төркеме эше дә тикшерелде.

Район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова 2015 елга Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышының карарларны үтәү нәтиҗәләре турында җиткерде һәм утырыш беркетмәләренең кискен үтәлүе турында искәртте.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International