Уңыш өчен бөтен көчне куеп көрәшергә кирәк

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Чәчү кампаниясе яңа гына төгәлләнде кебек, ә “Аксу Агро“ ҖЧҖ кырларында сабан культуралары шытып та чыкты инде.

– Быелгысы чәчү игенчеләр өчен җиңел булмады, – дип сөйли агрофирманың генераль директоры Вәлиҗан Җәлалетдинов. – Көздән без туфракны яхшы итеп хәзерләдек, ә яз яңгырлы булды. Җир, техника белән эшләү мөмкинлеге бирмичә, дымны сеңдереп бетерә алмады. Әмма безнең механизаторлар, узган еллардан күпкә соңга калыбрак булса да, куелган төп бурычны башкарып чыктылар. Ә туфракта сакланган дымның җәен үсемлекләр өчен кирәге чыгачак.

Хуҗалыкта 13700 гектар мәйданга сабан культуралары чәчелгән. Шул исәптән 4000 гектардан артыгын – бодай, 2800 – арпа, 600 – борчак, 3000 гектардан артыгын – шикәр чөгендере, 500 – бөртеккә, 600 – силоска көнбагыш, шулай ук солы һәм башка берьеллык үләннәр били. Зур көч куеп хезмәт куйганнар. Чәчүне вакытында төгәлләделәр, бер гектарга бер центнер исәбеннән минераль ашлама керткәннәр. Чәчүлекләрне тукландыру һәм эшкәртү хәзерге вакытта да дәвам итә. Димәк, басу-кырлардан мул уңыш алуны гына көтәсе кала. Көзге культуралар да уңдырышлы булырга охшаган (3800 гектар).

Вәлиҗан Миншакир улы зур күләмле авыл хуҗалыгы чараларында тырышып хезмәт куйган игенчеләрне мактап телгә алды. Быелгысы язда, узган еллардагы кебек, үзенең агрегатын кырга беренче булып Рифкат Сөләйманов алып чыкты. Чәчү тәмамланганнан соң ул шулай ук сенажга люцерна чаптыруга да беренчеләрдән булып чыкты. Ул 2015 елда район Сабантуенда әләм күтәрү хөрмәтенә лаек булган авыл хуҗалыгының иң тырыш механизаторларының берсе (рәсемдә Вәлиҗан Җәлалетдинов һәм Рифкат Сөләйманов). Механизаторлар Алексей Пайдаркин, Павел Белов та намуслы хезмәтләре белән аерылып торалар. Бүлек җитәкчеләре – Рәсим Зарипов, Владимир Айдов, Сергей Маклаковларның, баш белгечләр – агроном Газыйм Шәрәпов, инженер Илдус Гафиятов, механик Вәкил Нәгыймов, тракторчылар отряды мөдире Василий Тугасевның да язгы чәчүне уңышлы үткәрүгә керткән хезмәт өлешләре зур. Алар кыр эшләрендә катнашучылар хезмәтен көндез дә, төнлә дә оста оештырдылар, тулы кыйммәтле хезмәт өчен барлык кирәк-ярак белән тәэмин иттеләр, техникаларның җимерелүенә юл куймадылар. Агрофирманың генераль директоры пешекчеләр Миңнегөл Кәлимуллина һәм аның ярдәмчесе хезмәтен дә аерым билгеләп үтте, алар кыр хезмәтчәннәрен көненә ике тапкыр тукландыруны оештырдылар.

Бу көннәрдә сабан культуралары участокларында шытымнарны тукландыру чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы саклау чараларын 7 берәмлек сиптерү агрегаты башкара. Агрочаралар технология таләпләренә бәйле төнлә үтәлә. Сиптергечләрдә Аркадий Сорошкин, Алексей Ижутов, Анатолий Охотников, Анатолий Хошкильдин, Павел Миронов һәм башка районнан килгән механизаторлар хезмәт куялар.

“Аксу Агро“ агрофирмасында игелә торган төп культураларның берсе – шикәр чөгендере. Механикалаштырылган звенолар татлы тамыр үстерүдә чын осталарга әверелгәннәр инде. Офыкка кадәр сузылган тигез чөгендер рәтләре – аларның тырышлык нәтиҗәсе. Алар рәт араларын чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы ике тапкыр эшкәрткәннәр инде, хәзер исә өченче тапкыр эшкәртү алып барыла.

– Без уңыш өчен көрәшәбез, – дип йомгак ясады Вәлиҗан Миншакирович. – Яхшы нәтиҗәгә җиңел генә ирешеп булмый. Кеше зур кызыксыну белән бөтен көчен куеп эшләгәндә, җир- ана җимешләрен мулдан бирәчәк.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы.

Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International