Проблемаларны бергәләп хәл итәргә

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Трудолюбово авыл җирлеге сигез торак пунктны берләштерә.

Мондый аерымлылыкка бәйле, җирлеккә үз проблемаларын хәл итүе җиңел түгел. Җирлек башлыгы Радик Канәфин гражданнар җыенында соңгы вакытта авыл җирлеге буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Трудолюбово авылының өч урамына, Алга, Тукай, Владимировка, Октябрь, Культура, III Интернационал, Котловка авылларында берәр урамга күтәртелгән юл салынган. Барлык ремонт эшләре дә узган елда җыелган үзара салым акчасына башкарылган. 2016 елның февралендә гражданнар җыенында куелган бурычлардан түбәндәгеләре тормышка ашырылган: 3000 метр бишенче үткәргеч монтажланган, үзәк биләмәдә 20 яктырткыч һәм санагыч җиһазлары урнаштырылган. III Интернационал авылы кешеләреннән җыелган акчага зират коймасы яңартылган. Культура поселогында грант акчасына Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск төзелгән.

2016 елда үзара салым буенча 147 мең сум акча җыелган – план күрсәткеченә карата 100 процент. Бу акчага вак таш сатып алу, урам яктырткычлары кую планлаштырыла.

– Проблемаларны бергәләп хәл итәргә кирәк, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов җыенда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Авыл җирлеге башлыгы, депутатлар корпусы сезнең мәнфәгатьләрне гамәлгә ашыралар, аларга сезнең ярдәм, катнашуыгыз кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International