Мөселман яшьләре көч сынашты

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Иске Ибрай мәктәбенең спорт залында Мәүлед-ән-Нәби ае уңаеннан мөселман яшьләре арасында Аксубай район мөхтәсибәте Кубогына волейбол ярышлары үткәрелде.

Ярышлар Сәет Сәйфуллин укыган матур азан белән башланып китте. Камил Мәхмүтов һәм Сәүбән Сәйфуллин Коръән аятьләрен укыдылар. Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров чыгышы белән турнир ярышлары ачылды. Ярышларда катнашуга гаризалар күп булса да, салкыннар булу сәбәпле, күп командалар килә алмаган. Аксубай районы мөхтәсибәтенең спорт бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфуллин сүзләренчә, һәр команда үзенең көчле ягын күрсәтте. Һәм нәтиҗәдә беренче һәм икенче урыннарны Иске Ибрайның ике мөселман командасы яулады. Өченче урында Яңа Ибрай командасы. Призерлар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Ә җиңүче Аксубай район мөхтәсибәте Кубогы белән бүләкләнде. Аннары барысы да мул табын янына җыелды.

Мөхтәсибәт Иске Ибрай мәктәбе җитәкчелегенә һәм коллективына, шулай ук ярышлар иганәчеләренә зур рәхмәтләрен белдерде.


Ольга МАКАРОВА

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International