Бөтен көчне – продукция алуга

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

“Аксу Агро“ агрофирмасының “Мюд“ бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасы базасында малларны кышлату мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үтте.

Аның эшендә район агрофирмаларының башкарма директорлары, зоотехниклар, ветеринария табибләре, ферма мөдирләре катнашты.

Ел башыннан бу терлекчелек мәсьәләләрен үз эченә алган беренче семинар. Көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләләр: узган елда районның терлекчелек тармагы эш нәтиҗәләре, савым көтүенең продуктлылыгы, терлекчелек продукциясенең сыйфатын арттыру.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов семинар-киңәшмәдә катнашучыларны район һәм республика өлешендәге терлекчелек тармагының төп күрсәткечләре белән таныштырды.

– Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча узган елда яхшы нәтиҗәләргә ирештек, – дип билгеләп үтте үз чыгышында агросәнәгать комплексы җитәкчесе, – 2016 елда савым буенча күрсәткечләр алдагы ел дәрәҗәсенә карата – 108, ит җитештерү буенча – 105 процентны тәшкил итте. Боларның барысы да район терлекчеләренең максатка юнәлешле эш нәтиҗәсе.

– Бүгенге көндә бөтен көчне савымны арттыруга юнәлткәннәр отышта, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Нәкъ менә сөт – иң табышлы продукция. Шуңа бөтен игътибарны сөтчелек көтүенең продуктлылыгына бирергә кирәк.

Семинарда катнашучылар “Аксу Агро“ның “Мюд“ бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасы эше белән таныштылар. Берничә ай элек бүлек әлеге агрофирма составына керде. Хезмәтне оештыруга кагылышлы да, кадрлар составына да аерым үзгәрешләр кертелмәгән. Әмма югары энергетик аксымга бай кушылмалы азыклар куллану хисабына сыерларның продуктлылыгын кинәт арттыруга ирешкәннәр.

Сөтлебикәләр зоотехник таләпләргә туры китереп асрала. Мюдлыларның яшь терлекләр сакланышына бәйле тәҗрибәләре бар.

Яңа туган бозауларга сәламәт сыерлардан алынган угыз бирү аларның иммунитетын ныгытуга, сәламәт һәм нык булып үсүенә яхшы йогынты ясый.

Семинарда катнашучыларга бозаулату бүлегендә кулланылган су эчерү, төрле җайланмалар, препаратларны күрсәттеләр. Зооветбелгечләр бозаулар асралган корпусларны карадылар, аларның сәламәт булып үсүе өчен барлык шартлар да тудырылган. Ферма эше белән танышу процессында белгечләр үзләре өчен әһәмиятле тәҗрибә дә алдылар.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International