Системалы якын килү – файдалы

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бер үк вакытта районның ике агрофирмасында семинар-киңәшмә узды.

ЯҢА АКСУБАЙ ФЕРМАСЫ

“Аксубай“ агрофирмасы “Смена“ бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасына җитәкчелек, район агрофирмалары ветеринарлары, зоотехниклар һәм товарлыклы-сөтчелек фермалары мөдирләре җыелды. Чираттагы очрашуның максаты – бу ферманың савымны арттыруга һәм яшь бозаулар сакланышына кагылышлы эш тәҗрибәсе белән танышу һәм иң мөһим моментларны алга таба кулланышка алу.

“Смена“ бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасында 1000 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шуның 414е – сыерлар. Бу көннәрдә тулаем савым 3757 килограммнан күбрәк тәшкил итә (2015 ел күрсәткече 3187 килограмм), узган ел дәрәҗәсенә карата 118 процент.

Семинарда катнашучылар профильле корпусларны, техник биналарны карадылар. Коллективның терлекләрне кышын араннарда асрауга ничек әзерләнүен үз күзләре белән күрделәр. Маллар авырмасын, яшь терлекләр сакланышы яхшы булсын өчен монда барлык шартларны да тудырганнар. Терлекләргә баланслы азыклар бирелә, азык күперткечләр дә кулланыла. Корпусларда – коры, бозаулар яхшы тәрбияләнә, асларына калын итеп җәелгән, бер сүз белән әйткәндә нормаль үсеш өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Көтүне яңарту буенча эш уңышлы алып барыла, сыерларны ясалма орлыкландыру җайга салынган. Ветеринария хезмәте бердәм эшли, ферма терлекләрне профилактикалау һәм дәвалау өчен барлык кирәкле препаратлар белән тәэмин ителгән. Исәпкә алу мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Яңааксубайлылар бозауларның беренче “паекны“ ничек алуларын, моның өчен кулланылган җайланманы күрсәттеләр. Районның баш ветеринария табибе Сәмигулла Мостафин сыерларны бозаулаганчы һәм аннан соң тәрбияләүгә, бозауларның сакланышына кагылышлы киңәшләрен бирде. Семинар-киңәшмә “Аксу Агро“ агрофирмасы территориясендә дәвам итте.

ЯҢА ТИМОШКИНО ФЕРМАСЫ

Узган елның көзендә бу ферма “Аксу Агро“ агрофирмасы карамагына күчте. Семинарда катнашучылар әлеге товарлыклы-сөтчелек фермасында булып, биредә эшнең ничек торуы белән кызыксындылар.

“Аксу Агро“ның “Тимошкино“ бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасында 900 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шуның 478е сөтлебикәләр. Бу көннәрдә фермада уртача 1750 килограмм савым алалар.

Белгечләр ферма эшенә уңай бәя бирделәр. Яңатимошкинолылар бозаулар өчен сөт җылыту аппаратының ничек эшләвен күрсәттеләр. Ул бозауларга эчертү өчен сөтне тиешле температурага (37 градуска) кадәр җылыта, йогышсызландыра. Терлекчеләр билгеләп үткәнчә, бу техника бозаулар тәрбияләүдә бәя биреп бетергесез.

Яңатимошкинолылар да тукландыру рационында туклыклы азыклар гына кулланалар. Аны Яңа Ибрай сөтчелек комплексыннан әзер килеш китерәләр. Баланслы ашату, дөрес тәрбия бирү хисабына фермада күрсәткечләр дә яхшы.

– Мондый алымны һәр фермада җайга салырга була, – диде УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов. – Монда күп нәрсә хезмәтчәннәргә бәйле.

– Районда терлекчелек тармагы үсеш ала. Җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр дә бар, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Контроль, намуслы караш, системалы якын килү – болар барысы да уңыш нигезе булып тора.
Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International