Сәламәтлек спортзалдан башлана

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

“Яшьлек“ универсаль спорт залы базасында сәламәтләндерү төркеме эшләп килә.

Аның белән педагогика ветераны Лидия Горбунова җитәкчелек итә. Шөгыльләнү дәресләрендә пенсионерлар физик әзерлек буенча барлык комплексларны да башкаралар. Тәҗрибәле тренер дәресләрне спорт залында йөгерүдән башлый. Аннары – гимнастика бүлмәсе. Иң мөһиме – спорт тренажерларында шөгыльләнергә өйрәнү. Спорт-сәламәтләндерү төркеме катнашучылары үз өсләрендә эшлиләр, шулай итеп сәламәтлек ләрен ныгыту белән беррәттән, яхшы кәеф тә алалар.

Аларның иң яраткан шөгыльләренең берсе – йөзү. Лидия Васильевна хатын-кызларны йөзәргә өйрәтә. Пенсионерларның күбесе, йөзә белмәгәнгә, суга бер дә кермәгән. Ләкин төркемнәре белән бассейнга йөреп, су өстендә үзеңне дөрес тотарга һәм йөзәргә өйрәнгәннәр. Күптән түгел монда йөзү буенча беренче ярышлар да үтте. Үзләренең яшь төркемнәрендә 50 метрга йөзүдә Мария Зайцева, Анна Батманова һәм шулай ук Лидия Ерашова, Любовь Мокеева һәм Нина Якимова яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Лидия Горбунова, Нина Прокопьева һәм Любовь Макарова – икенче ярыш призерлары. Сәламәтләндерү төркеменә йөрүчеләрнең барысы да ГТО нормаларын тапшырдылар.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВ

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International