Сыер асрасаң – табыш алырсың

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Соңгы вакытта шәхси йорт хуҗалары, сөтнең табыш чыганагы булуына торган саен ныграк ышаналар.

Бигрәк тә сөткә бәяләр артып торганда. Менә әле соңгы айда гына бәяләр тагын күтәрелде. Халыктан сөтнең 1 литрын 24 сумнан сатып алырга дигән карар кабул ителде. Әгәр хуҗалыкта берничә сөтлебикә асрала икән – сөт тапшырудан кергән табыш та күпкә артык була. Мисалга, һәр көнне 10 литр гына сөт тапшырылса да, хуҗа, кем әйтмешли, өеннән чыкмый гына үзен хезмәт хакы белән тәэмин итә. Әгәр дә ике тапкырга күбрәк икән – гаилә бюджетына керәчәк табыш 15 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта йорт хуҗалары сөтне күбрәк тапшырырга тырышалар. Район буенча шәхси секторда 4230 баштан артык савым сыеры бар. Сөтнең тулаем күләме бүген 3 тоннадан күбрәк. Күрсәткеч узган елдагыдан артып китә. Яңа Ибрай авыл җирлеге халкы бүгенге көндә сөт тапшыру буенча иң активлардан санала. Аларның күрсәткече – бер тонна сөт һәм әлеге чиккә бер генә җирлекнең дә җитешкәне юк әле. Икенче урында – Карасу авыл җирлеге – 900 килограмм, өченчедә – Иске Ибрай авыл җирлеге – 800 килограмм. Узган ел белән чагыштырганда, Урмандеево, Иске Үзи, Беловка авыл җирлекләрендә артып калган сөтне тапшыру күләмен арттырганнар.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International