Спорт мәйданчыгында – укытучылар

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Чистайда мәгариф хезмәткәрләренең волейбол һәм хоккей буенча кышкы республика спартакиадасы узды.

Беренче төрдә дә, икенчесендә дә спорт ярышлары киеренке һәм кискен барды. Составында белем бирү оешмалары җитәкчеләре булган безнең районның волейбол командасы алдынгылар өчлегенә керер өчен бөтен көчен куйды. Нәтиҗәдә – турнир таблицасындагы икенче урынны безнекеләр яулады. Безнең хоккейчыларга позиция тоту җиңел булмады. Очрашулар ябык боз сараенда уздырылды, монда нигездә – боз шугалакларына даими йөрүчеләр катнашты. Шундый уенчылар белән көч сынашу кыен булды. Аксубайлылар сынатмадылар, лаеклы уен күрсәттеләр, ләкин очрашу нәтиҗәләре буенча призлы урынны яулый алмадылар. Аксубай педагоглары өчен җиңү түгел, ә яхшы кәеф һәм уңай энергия алу ярышларның мөһим нәтиҗәсе булды.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International