Район башлыгы призына

2017 елның 4 марты, шимбә

Аксубайның үзәк боз шугалагында район башлыгы кубогына хоккей ярышлары үтте.

Беренчелек өчен иң яхшы алты хоккей командасы көч сынашты. Шул исәптән Савгач, Иске Ибрай, Кәкре Күл мәктәпләреннән әлеге спорт төрен яратучылар һәм мәйдан хуҗалары: ДЮСШ, Аксубайның 3нче мәктәбе һәм Аксубай лицее командалары.

Хоккей баталияләре кискенлеге артканнан-арта барды. Көннең салкын, җилле булуына карамастан, җанатарлар да күп җыелды. Матчларны күзәтеп, алар бозда барган һәр үзгәрешне шау-гөр килеп кабул иттеләр. Мәйдандагы киеренкелек тамаша кылырга килүчеләрне тагын да җанландырды, аеруча да беренче урын өчен көч сынашканда. Финалда Аксубай лицее дружинасы өченче урынны үз артына ныгытты. Хәлиткеч матчта иң көчлеләр очрашты: ДЮСШ һәм Савгач мәктәбе командалары. Көрәш нәтиҗәсе: хуҗалар төгәлрәк һәм җитезрәк булып чыктылар. Савгачлылар капкасына голларны күбрәк керттеләр.

Призерларны бүләкләү сөенечле мизгелдә үтте.

– Сезне чын күңелемнән җиңүегез белән котлыйм, – дип ярыш призерларына мөрәҗәгать итте район башлыгы Камил Гилманов. – Сез үзегезнең көчле спортчылар булуыгызны көннән-көн исбатлый гына барасыз һәм үҗәтлегегез, максатка омтылуыгыз хакына уңышларга ирешәсез. Монда җиңү үзмаксат түгел, иң мөһиме ярышларда катнашу. Спорт белән дуслыгыгыз киләчәк тормышыгызда ышанычлы терәк буласына иманым камил.

Ярышларда катнашучыларны ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов сәламләде. Район башлыгы командалар капитаннарына Мактау кәгазьләре тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International