Юбилей белән котладылар

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Аксубай җитәкчелеге тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.

Хәтимә Зәйнулла кызы Фәйзуллина Иске Ибрай авылында туып үсә. ТАССР сугыш вакытында актив тыл үзәге була. Авыл кешеләре хәлләреннән килгәнчә Җиңүне якынайту өчен тырышлык куялар. Хәтимә дә яшьтәшләре белән кырда бил бөгә – чәчә, ура, урман хәзерләүдә катнаша – барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен була. Фронтка атлар өчен җибәрелә торган печәнне дә үзләре хәзерлиләр алар.

– Җылы аяк киеме дә, өс киеме дә юк иде, – дип сөйли Хәтимә Зәйнулла кызы. – Чабата ясар өчен урманга барып юкә кабыгы алып кайта идек. Кабыкны җәйнең билгеле бер вакытында гына әзерләп була иде. Бөтен гаиләгә чабата ясар өчен күпме кабык кирәк булган!

Авыл егетенә кияүгә чыга. Вәлимҗан Хәсәнҗан улы белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Ире 22 ел элек якты дөньядан киткән. Хәтимә апаның 11 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. Хәзер ул туган йортында улы гаиләсендә игътибар һәм хөрмәт тоеп яши. Күп авырлыклар кичерергә туры килсә дә, Хәтимә апа – ачык, шат күңелле һәм тормыш яратучан кеше булып калган.

Юбилей көнендә әбигә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов озын гомер һәм сәламәтлек теләделәр. Алар бәйрәм гаеплесенә бүләкләр, Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм матур чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.

Җавап итеп Хәтимә Зәйнулла кызы рәхмәтен белдерде һәм “букеттагы чәчәкләр кебек сез дә матур һәм сау-сәламәт булыгыз“, дип теләде.


Ольга МАКАРОВА. Автор фотосы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International