Техник карау – иминлек өчен

2017 елның 19 мае, җомга

Районда шәхси сектордагы тракторлар һәм аларның тагылмаларына техник карау уза.

ТРның Дәүләт техник күзәтү бүлеге мәгълүматларына караганда, безнең район буенча шәхси затлар исеменә 1 меңнән артык техника теркәлгән. Бөтен үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар техник карауга тәкъдим ителергә тиеш. Шулай да техник карау үткәрүнең беренче көннәре нәтиҗәләре техника хуҗаларының әлеге җаваплы чарага тиешле якын килмәүләрен дәлилләде.

График буенча техник карау Савруш авыл җирлегендә башланды. Һәм монда техника хуҗаларының тикшерү процессына битарафлыклары сизелеп торды. Техник карау көне һәм вакыты авыл җирлекләре башлыклары белән алдан килешенгән булуга карамастан, оешканлык сизелмәде. Әлеге җирлектә шәхси секторда дистәләгән трактор теркәлгән булса да, техник карауга берничәсе генә тәкъдим ителде. Дәүләт техник күзәтү бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов Савруш авыл җирлегендә кагыйдәләрне яки тракторлар, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны куллану нормаларын бозган өчен РФ КоАПның 9.3 маддәсе буенча 3 беркетмә төзеде (ул 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф бирүне үз эченә ала). Шулай ук бер трактор хуҗасына боерык та чыгарды.

Урмандеево авыл җирлегендә хәл башкача. Савгачта Гостехнадзор вәкилен төрле маркадагы тракторларның тигез рәте каршы алды. Аларның техник торышын һәм документларны тикшерүгә вакыт та күп китмәде. Ләкин авыл кешеләре таралырга ашыкмадылар, Илдар Минсәгыйт улына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Ул авыл кешеләренә барысын да тәфсилләп аңлатты, киңәшләрен бирде.

Хуҗалыкта тракторлары булган Урмандеево авылы кешеләре элеккеге ферма территориясендә җыелган иде. Илдар Бикмөхәммәтов һәр техниканы җентекләп тикшереп чыкты, хуҗалары белән аралашты. Алар арасында фермер хуҗалыгы вәкиле, авыл хуҗалыгы сәнәгате аксакалы Георгий Мокин да бар иде. Ул дәүләт техник тикшерү таләп иткән барлык кагыйдәләрне үтәгән, техникасы да яхшы торышта. Җаваплы хуҗа буларак мактау сүзләренә дә лаек булды.

Ләкин Гостехнадзор бүлегендә теркәлгән тракторларның барысы да тәкъдим ителмәгән булып чыкты. Кайберәүләр өчен бу вакытта бакча сөрү яки хуҗалыкта трактор белән башка эшләрне башкару техник караудан мөһимрәк иде. Илдар Бикмөхәммәтов алар белән дә очрашты. Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе белән очрашканда ваемсыз хуҗаларның уңайсызлык кичерүләре күренеп торды. Кагыйдәләрне яки тракторларны куллану нормаларын бозган өчен төзелгән беркетмәләрне дә алар шулай тиеш кебек кабул иттеләр.

– Техник карау үткәрү техникалары Гостехнадзор органнарында теркәлгән барлык физик һәм юридик затлар өчен дә бертөрле дәрәҗәдә мәҗбүри, – дип сөйли Илдар Бикмөхәммәтов. – Бу авыл юлларында һәм район билгеләнешендәге трассаларда әлеге төр техника һәм аларга тагылмалар белән бәйле күңелсез вакыйгалар килеп чыкмасын өчен эшләнә. Бу барысы өчен дә мөһим. Хуҗалар уйлаганча монда бернинди дә вак-төяк юк. Иминлек таләпләренә туры килмәгән һәр җитешсезлек өчен хуҗаларга канун буенча җавап тотарга туры киләчәк.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International