Дүшәмбе көнне Аксубай муниципаль район Советының XIV утырышы узды.
Депутатлар район Уставындагы үзгәрешләр хакында фикер алыштылар, Советның даими комиссиясе составын, муниципаль район милкендә булган җир участокларын кабат бүлеп бирү нәтиҗәсендә шәхси милеккә күчкән артык җир участоклары мәйданнары өчен түләү билгеләү тәртибен расладылар. Совет Аксубай муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисен сайлады – әлеге вазифага Габделәхәт Сәлихов билгеләнде.
Людмила ЖАРЕНОВА. Автор фотосы.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.