100 яшькә кадәр яшим дип теләгән

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Иске Кыязлы авылында гомер итүче Сәетгәрәй Вәлиев якшәмбе көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга килгән кунаклар үзенең яшеннән күпкә яшьрәк күренгән бабайны күреп хәйран калдылар. Ул аларга үз куллары белән ясаган шкафны, үзе чәчкән түтәлләрне күрсәтте.

– Мин ярдәм итмәгән йорт юктыр бу авылда, – дип бүлеште юбиляр. – Үз вакытында барлык туганнарыма менә шундый шкафлар ясап бирдем. Җиһазлар булмагач, үземә ясарга туры килә иде. Йортны да үзем салдым.

Сәетгәрәй Закир улы тирә-якта барысына да бик яхшы таныш агач остасы була – авыл һәм Вахитов исемендәге колхоз өчен генә түгел, район күләмендәге төзелеш эшләрендә дә катнаша, шул исәптән Аксубай почтасы бинасын төзүдә дә.

Сугыш башланганда Сәетгәрәй Вәлиев колхозда эшли торган була. 1942 елда фаҗига килеп чыга – ашлык суккан вакытта аның табаны өзелә, ә бит ул туган илен дошманнан сакларга, үзен Ватаны өчен кирәкле кеше итеп тоярга хыяллана. Шуңа күрә сугыштан соң шахтага эшкә үзе теләп китә. Колхозда да тырышып хезмәт куя – лаеклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгы объектларын торгызуда эшли.

– Безнең бабай алтын куллы кеше, безне дә эшкә өйрәтте. Хезмәт сөючәнлек, шаян холыклы булуы һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруы аның озын гомерле булуының төп середер дә, – дип сөйли оныгы Ленар. – Без авылда үстек, бабай белән балык тотарга йөрдек, әбигә хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итә идек. Аның бүген дә безгә, Казанга кадәр юл уңаенда очраган машинада, алдан хәбәр итмичә килеп, 9 нчы катка кадәр баскычтан бик җиңел атлап менә алуына без бик шат.

– Ул атлый, ә без аның артыннан йөгерәбез, – дип дәвам итә кызы Гөлсинә. – Әниебез исән булмаса да, туган йортта әтинең каршы алуы безнең өчен зур бәхет. Оныкчыкларын да шулай каршы алырга язсын. Аның янәшәсендә без үзебезне һаман да сабый итеп тоябыз һәм аңардан энергия алабыз.

Сәетгәрәй бабай аякка бик җиңел булганга, балалары, оныклары янына кунакка барып кайтудан бер дә авырсынмый. Аның 16 оныгы һәм 21 оныкчыгы бар. Ә юбилей көнендә алар барысы да бабалары йортына җыелып, аңа изге теләкләрен җиткерделәр.

Район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да юбилярны бәйрәме белән тәбрикләделәр. Чәчәкләр һәм күчтәнәчләр бүләк иттеләр, котлауларын ирештереп, тагын озак еллар яшәргә язсын, дип теләделәр. Чөнки Вәлиевләр нәселендә барысы да озын гомерле, аның 94 яшьлек апасы һәм тагын алты бертуганы исән-сау гомер итәләр. Юбиляр исә кунакларны 100 яшьлек юбилеена да чакырырга вәгъдә итте. Ә 90 яшьлегендә ул гармунга кушылып җырлап, тапкыр сүзләр сөйләп, барысының да күңелләрен күтәрде.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International