Авырлыклар куркытмаган

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Чуаш Енорускиносы авылында гомер итүче хезмәт ветераны Лидия Никоновага тормыш юлында бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килә.

Аеруча да Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән үсмер чагында. Ул вакытта хатын-кызлар бригадасы белән аны күрше районга урман кисү эшләренә җибәрәләр. Урман кисү, үзагачны тиешле урынга озату хәтта көчле ир-атлар өчен дә авыр хезмәт булып санала. Өйгә кайткач та җиңел булмый. Кырда да, өйдә дә көчен кызганмый хезмәт итә, чөнки әтисе фронтта дошманга каршы көрәшә. Сугыштан соң Лидия Григорьевна авыл егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Иван Михайлович белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Ире 20 ел элек якты дөньядан китә, берничә ел элек кызы белән улын да югалта. Сәламәтлеге нык какшаса да, янында һәрчак балалары һәм оныклары булганда аның кәефе күтәренке, алар иң кадерле кешеләрен карап, хөрмәтләп торалар.

Район җитәкчелеге исеменнән ветеранны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров килде.

– Сез район үсеше һәм аның чәчәк атуы өчен көчегездән килгәнчә тырыштыгыз, – диде ул бәйрәм гаеплесенә мөрәҗәгать итеп. – Хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Район вәкиле Лидия Григорьевнага Россия Президенты В. Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр һәм район исеменнән күчтәнәчләр тапшырды, исәнлек-саулык һәм иминлек теләде.

Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин да ветеранны юбилее белән тәбрик итте. Мул табын артында үткәннәрне искә алдылар, балалары юбиляр белән бәйле хәтирәләрне яңарттылар.

– Әни бик җаваплы хезмәтчән иде, – дип искә ала улы Илья. – Бер тапкыр яхшы хезмәт күрсәткечләре өчен аңа премиягә бозау бирделәр. Без аны сыер ясадык һәм ул гаиләне сөткә туендырды. Балалары хезмәт сөючән булып үскәннәр, тормышта үз юлларын тапканнар. Авылга хас гадәт буенча әни кеше кече улы Володя гаиләсе белән гомер итә. Тагын ике улы – Илья һәм Геннадий да биредә яшиләр, һәрдаим әниләренең хәлен белеп торалар. Кызы Людмила Иске Ильдеряк авылында яши. Лидия Григорьевнаның 19 оныгы бар. Гомер көзен яраткан балалары һәм оныклары янәшәсендә тынычлыкта һәм хөрмәттә үткәрә ул.


Зинаида Леонтьева.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International