База һәм профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.
– БДИда катнашучыларның барысы да тиешле чикне үттеләр, – дип шәрехләде мәгариф бүлеге методисты Татьяна Борисова. – Аксубай районы буенча база дәрәҗәсендәге математикадан уртача балл – 16,28, уртача билге – 4,5 (2016 елда 4,27 булган).
Математикадан база дәрәҗәсендәге БДИ тапшыручыларның 54,2 проценты эшләрне “5“легә язган. 19 укучы (бишесе Аксубайның 3нче мәктәбеннән, Савгач, Иске Мокшино, Кәкре Күл, Емелькино урта мәктәпләреннән – берәр, Яңа Ибрай, Иске Ибрай, Яңа Дума урта мәктәпләреннән – икешәр һәм Иске Тимошкино мәктәбеннән дүрт укучы) югары нәтиҗә – 20 балл туплаган. Математикадан профильле дәрәҗәдәге БДИның уртача баллы – 48. Узган ел да 48 балл булган.
Ольга МАКАРОВА.
Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.