Изге юбилей көнендә

2017 елның 14 июле, җомга

Иске Ибрай авылы районда озын гомерле кешеләр күп яшәгән авылларның берседер мөгаен.

Бу хакта безнең гәзиттә туксан яшьлек чикне узган кешеләр турында даими басылып торган язмалар буенча да фикер йөртергә була. Минебәрия Мостафина – шундыйларның берсе. Шул көннәрдә ул юбилеен билгеләп үтте.

Юбиляр әбине 90нчы туган көне белән котларга районнан да вәкаләтле делегация килде.

– Хөрмәтле Минебәрия Лотфулла кызы, сезнең буын кешеләренә күпне күрергә туры килде, сез авыр сугыш елларын кичердегез, Җиңүне якынайту өчен көчегезне кызганмыйча хезмәт куйдыгыз, сугыштан соңгы елларда да авыл хуҗалыгын аякка батыруга үз өлешегезне керттегез, – дип мөрәҗәгать итте тантана гаеплесенә район башлыгы Камил Гилманов. – Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас тәбрикләүләр кабул итегез! Чын күңелемнән сезне 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Район җитәкчесе РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкилләренә юллаган котлау хатын ирештерде, район исеменнән гөлләмә бүләк итте, күчтәнәчләр тапшырды.

Ветеран шулай ук районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголовтан да котлаулар кабул итте.

Ветеранны олы юбилее белән котлау тантанасы дулкынландыргыч мохиттә үтте. Минебәрия әби иң кадерле кешеләре – улы, килене, оныклары, туганнары янәшәсендә матур картлык кичерә. Әбине котларга кыз туганнары да, ир туганы – озак еллар Самара өлкәсендә мөфти вазифасын башкарган Вәгыйз Яруллин да кайткан иде. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта мөфти вазифасында аның улы Талиб Яруллин.

Күрешү шатлыгы туганлык җепләрен тагын да ныгытты. Минебәрия Лотфулла кызы дөньяга килгән гаилә дини була, әтиләре җирле мәчеттә мулла булып тора, балаларын да дини кыйммәтләрне хөрмәт итеп, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышаныч уятып тәрбияли.

– Әниемнең язмышы да яшьтәшләренеке кебек җиңел булмый, – дип сөйли төпчек улы Мансур. – Авырлыкларны күп күрергә туры килә.

Юбилярның тормышы шул авылда үтә. Сугышка кадәр һәм сугыштан соң колхозда бил бөгә. Сугыштан инвалид булып кайткан фронтовикка кияүгә чыга. Ирләр эшен башкарудан да читенсенеп тормый. Тормыш иптәше белән җиде балага тормыш бүләк итәләр, бүген алар туган йортларыннан еракта гомер кичерәләр. Ә әби, татар гаиләләренә хас булган йола буенча, төпчек улы тәрбиясендә яши.

– Каенанам минем өчен үз әнием кебек, – дип сөйли килене Люция. – Ул да мине үз кызы кебек күрде, балаларыбызны тәрбияләп үстереште, без эштә булганда хуҗалык эшләрендә дә ярдәм итте. Әниебез якты күңелле, игелекле кеше.

Оныклары – яңа гына Казаннан югары уку йортын тәмамлап кайткан Ләйсән дә, җирле мәктәптә белем алган Ильяс та әбиләре турында бары тик җылы сүзләр генә әйттеләр. Аларны ничек яратуы, авырып урын өстенә ятканчыга кадәр узган елның октябрендә әбине чир аяктан еккан) ничек тәмле итеп ризыклар әзерләве турында сөйләделәр. Сәламәтлеге какшауга карамастан, әбиләренең алар арасында яшәвенә якыннары сөенеп бетә алмый, аның белән рәхәтләнеп сөйләшәләр, аңа яхшы булсын өчен барысын да эшләргә тырышалар.


Зинаида ЛЕОНТЬЕВА. Автор фотосы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International