Чикләрне белмәгән авыру

2017 елның 11 августы, җомга

Африка чумасы дуңгызлар һәм кабан дуңгызлары арасында аерым куркыныч авырулар категориясенә керә, аның өчен чикләр юк. Бу турыда без районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин белән әңгәмә корабыз.

 

– Июнь аенда дуңгыз чумасы чыганаклары илебезнең төрле почмакларында теркәлде. Бүгенгесе көндә авыруның Татарстан һәм безнең район территориясенә үтеп керү куркынычы зур, чөнки авыру бик тиз тарала. Күптән түгел массакүләм мәгълүмат чараларында илебезнең көньяк төбәкләрендә нодуляр дерматит чыганаклары күзәтелүе турында сөйләгәннәр иде. Бүген исә ул безнең күрше Самара өлкәсендә теркәлде. Дуңгыз чумасына килгәндә: ул күбесенчә шәхси секторларда пәйда була һәм күп очракта бу авыруны йөртүчеләр – кыргый кабан дуңгызлары. 

– Рәис Салих улы, район территориясендә әлеге авыру таралуга юл куймас өчен сез нинди чаралар кулланасыз?

 

– Авыруны профилактикалау максатларында ветеринария хезмәте районның торак пунктларына даими рейдлар ясый. Белгечләр дуңгызларның нинди шартларда асралуына аерым игътибар бирәләр. Ветеринария кагыйдәләре буенча, дуңгызлар авыл урамнарында йөрергә түгел, ә кардаларда асралырга тиеш. Әлеге очракта авыруның таралу куркынычы кими. Безнең белгечләр Федоровка, Сидул-Ерыклы, Культура һәм башка авылларда урамнарда утлап йөрүче дуңгызларга тап булганнар. Хәтта ветеринарларның нинди нәтиҗәләргә китерүе хакында кисәтүләренә карамастан, халык чир безне урап узар, дип уйлый күрәмсең. Дуңгызларны асрау кагыйдәләрен бозган өчен аларның хуҗалары административ җаваплылыкка – штрафка тартылган. Рейд тикшерүләре дәвам итәчәк. 

 

Авыл кешеләренә африка чумасын профилактикалауның иң мөһим кагыйдәләрен җиткерәсе килә: дуңгызларның хәтта ачык кардаларда булуы да куркыныч, хайваннарга чи азык калдыклары бирү дә тыела. Ә хуҗаларның үзләренә килгәндә: урманда йөргән кием белән сарайга кермәгез, дуңгызларны санкциясез сәүдә урыннарыннан, юл уңаенда сатучылардан алмагыз. Һәр шикле авыру очрагы, дуңгызларның вакытсыз үлүе турында ашыгыч рәвештә район ветеринария берләшмәсенә яки участок ветеринария табибенә хәбәр итәргә.

Зинаида Леонтьева әзерләде.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International