Тырыш хезмәт өчен – бүләк

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Районда бөртекле культураларны  урып-җыю югары темплар белән бара.

Махсус комиссия һәр биш көн саен кыр экипажлары эшенә йомгак ясый.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең алдынгы комбайнчылары чираттагы бишкөнлек – 13ннән 18 августка кадәрге эш нәтиҗәләре буенча,  премия бирү Положениесенә нигезләнеп, суктырып алынган һәр 300 һәм 350 тонна ашлык өчен бүләкләргә лаек булдылар. Комбайнчылар районның төрле почмакларында эшләгәнгә, аларның һәркайсы янына барып, лаеклы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшыру өчен вакыт аз кирәк булмады.

 

“Аксубай“ 

агрофирмасы

Бу агрофирма игенчеләре арасында  “Мега“ комбайны штурвалы артында эшләгән Александр Назаров биш көн эчендә бункерыннан 344 тонна ашлык биргән. Шәүкәт Гафиятуллин “Полесье“ ашлык урып-җыю комбайнында 323 тонна көзге бодай сугып алган. Николай Абросимовның “Мега“ кыр корабында бишкөнлек эш нәтиҗәсе – 317 тонна. Шулай ук Юрий Назаровның да  күрсәткечләре яхшы. Биш көн эчендә бөртекле культураларны  чаптыруда Зиннур Минхәйдәров та аерылып торды. Ул  416 гектардан бөртекле культуралар чаптырган.

 

– Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт белдерәм, – дип мөрәҗәгать итте механизаторларга Камил Гилманов. – Тырыш хезмәтегез белән сез район алдынгылары исемлегенә кердегез.

– Сез югары күрсәткечләргә ирешүдә бөтен көчегезне куясыз. Иминлек һәм  урак финишына уңышлы килеп җитүегезне телим, – диде  районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Габдрахманов та комбайнчыларны уңышлары белән котлады.

 

“Аксу Агро“ 

агрофирмасы

 

“Нью Холланд“ комбайннарында  – Хөсәен Галиев (452 тонна), Җәүдәт Сөләйманов (439 тонна), КЗС 1228 дә – Анатолий Ефремов (348 тонна), Алексей Кудряшов (329 тонна), Сергей Блинов (323 тонна), “Акрос“та  Владимир Овчинников (315 тонна) югары күрсәткечләргә ирешеп, район башлыгы исеменнән бүләкләр алдылар. Чираттагы бүләкләү көнендә алар кыр корабларын Яңа Ильдеряк белән янәшә участокка алып чыктылар. Алтын башаклы басу безнең күз алдында үзгәрде: бер-бер артлы салмак кына хәрәкәт иткән кыр корабларыннан соң бары тик тигез сары камыллар гына калды.

 

“Актай“ 

агрофирмасы

 

Ашлык суктыру буенча район җитәкчесе премиясенә шулай ук Җәмил Тимбиков, Александр Горбатов та лаек булдылар. Алар Югары Баланда янындагы  көзге бодай басуында хезмәт куйдылар. Бүлек управляющие Галияр Хәмитов район җитәкчесеннән истәлекле бүләк белән бергә  агрофирма исеменнән премияләр дә тапшырды.

Урак өстендә озак сөйләшеп торырга вакыт юк. Игенчеләр белән кыска гына аралашу вакытында да  җитәкчеләр төп теманы – эш урынында иминлек һәм Татарстан Президентының республиканың иң яхшы 200 комбайнчысы 100 мең сум күләмендә акчалата премия алачагын бәян иткән карары турында тагын бер кат телгә алдылар.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International