Өйрәнүләр уңышлы үтте

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Аксубай район судында планлы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелде.

Сценария буенча суд бинасының беренче катындагы канцелярия кабинетында “янгын“ чыкты, бина буйлап төтен таралды. Тавышлы хәбәр итү системасы эшли башлаганнан соң барлык хезмәткәрләр һәм бирегә килгән кешеләр бинадан чыктылар.Янгын урынына коткаручылар, медиклар, полиция хезмәткәрләре килде.

 

Гадәттән тыш хәл урыны санаулы минутларда чолгап алынды, ә коткаручылар янгынны сүндерүгә керештеләр. Янгын сүндерүчеләргә, “бер хезмәткәрнең ялкын телләре үрмәләгән“ кабинетта калуы хакында җиткерелде. Коткаручылар аны,  кислород белән тәэмин иткән махсус битлек  кигезеп, янгын зонасыннан алып чыктылар, зыян күрүчене медикларга тапшырдылар һәм кабаттан янгын телләренә киртә кую эшенә керештеләр.

– Мондый өйрәнүләрне без кварталга бер тапкыр оештырабыз.

 

Суд приставлары идарәсе бүлекчәсе, янгынга каршы МЧС хезмәте, ашыгыч ярдәм һәм полиция бүлеге белән үзара хезмәттәшлекне тикшерү уңышлы үтте –  билгеләнгән вакыт эчендә эвакуация ясалды, янгын чыккан очракта таләп ителгән практик гамәлләрне ныгыттык, – дип билгеләп үтте суд рәисе Альбина Никитина.

Мәгълүмат http://aksubayevo.ru/tt/ сайтыннан алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International