А. С. Пушкинның тылсымлы юллары безне гомер буе озатып йөри

2018 елның 8 июне, җомга

Кечкенәдән без аның тылсымлы әкиятләрен ишеттек, соңрак үзебез  лирик шигырьләрен һәм поэмаларын укыдык. Еллар узган саен без А.С.Пушкин иҗаты аша рус теленең матурлыгына, көченә ышана бардык. Пушкин иҗаты  зур һәм киңкырлы. Бөтенроссия Пушкин  көнендә генә (6 июнь) барлык чараларны уздыру аз була. 6 июньдә Иске Мокшино авылы  китапханәсенә “Салават күпере”җәйге мәктәп лагере балалары килде  (27 кеше). Алар өчен китапханәче әкияти сәяхәт үткәрде. Балалар игътибарына  «Мин Пушкинга кунакка ашыгам...» исемле күргәзмә оештырылган иде. Укучыларыбыз Лина Пилайкина һәм Кирилл Вдовин А.С.Пушкин  шигырьләрен яттан сөйләделәр.Китапханәче оештырган конкурсларда балалар бик теләп катнаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International