Татарстан Республикасындагы Л.Н.Толстой Елы кысаларына багышланган чаралар планы буенча Иске Чуваш Адәмсу авылы китапханәсендә чара узды.

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Л.Н.Толстой Елы кысаларына багышланган  чаралар планы буенча Иске Чуваш Адәмсу авылы китапханәсендә 18 июльдә яшь китап укучылар белән  "Филиппок" әсәрен кычкырып уку оештырылды . Чараның максаты : бөек рус язучысының иҗади мирасын өйрәнү . Балалар элекеге балалар тормышы белән таныштылар, шулай ук бик укырга , белем алырга теләүче Филиппок исемле малай беләнт таныштылар.Заманча һәм иске мәктәпләрне чагыштырып карадылар. Л. Толстой балалар һәм өлкәннәр өчен бик күп китаплар  язган.Ул  крестьяннар һәм эшче балалары турында кайгырткан, алар өчен мәктәп ача һәм “Әлифба” төзи.Чара ахырында “Балаларны яратучы кеше” темасы буенча әңгәмә уздырылды. (халыкара белем бирү порталы МААМ.RU). Балалар бик теләп әдәби уенгакушылдылар. Иң активлары Марков Д. һәм  Александрова А. (6 кл.), Филиппова К. (7 кл.), Маркова. С. (3 кл.) булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International