Хәрби-диңгез флоты көнендә  котлаулар Аксубай районының барлык моряклары адресына   яңгырады.

2018 елның 29 июле, якшәмбе

29 июльдә Аксубай бистәсендә  Россия Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Төп мәйданда Диңгез Советы җыены филиалы  Район мәдәният Йорты белән берлектә зур чара оештырдылар. Бу көнне Аксубай районының барлык моряклары адресына котлаулар   яңгырады.

Тантаналы рәвештә Россия хәрби диңгез флоты флагын күтәрү  хокукы Аксубай районы моряклары Кузюров А. Х һәм Хөснуллин М. Х. бирелде

Барлык катнашучылар да хәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән һәм монументка чәчәк куеп искә алдылар.

«Безнең Хәрби диңгез флоты илебезнең  ышанычлы терәге, 320 елдан артык диңгез чикләрен саклыйлар. Буыннар “чылбыры” беркайчан да өзелергә тиеш түгел,- дип башлады  бәйрәмне алып баручы – Надежда Мишина.

 Аксубай МР башлыгы Камил Гилманов барлык морякларны да бәйрәм белән котлап олуг рәхмәтен җиткезде.Ул Курмашев Р Ә, Пикмуллин М., Ишмаев. А. Һәм, Шафееву Э. Р ка Рәхмәт хатларын һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Михейкин В, Г кыйммәтле бүләк тапшырды.

Котлау һәм бүләкләү өчен түбәндәге кунаклар килгән иделәр:

- ТР  Диңгез җыены вәкиле, ТР Капитаны – Рөстәм Курмашев,

- Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары -  Дмитрий Палаткин,

- Аксубай МР Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары-  Александров Сергей Витальевич,

- Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы – Алимов  Миниршат Фетклимович,

- Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы - Семенов Владимир Александрович,

  • Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының «Мәдәният бүлеге» башлыгы- Тимирясов Алексей Сергеевич,
  • Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының башкарма комитетының «Мәгариф бүлеге» башлыгы- Зайцев Станислав Юрьевич;

- Аксубай ДОСААФ  рәисе -  Волков Петр Васильевич,

- «Аксубай районнары дәүләт ветеринария берләшмәләренең» башлыгы -  Хөснуллин Рәис Салих улы,

- Аксубай районы Эчке эшләр министрлыгының ветераннар Советы рәисе - Сәхабетдинов Шамил Имамутдин улы;

Россия хәрби-диңгез флоты бәйрәм программасын Төньяк флотта , ракета гаскәрләре бригадасында хезмәт иткән  – Василий Воронин ачты,шулай ук  Фәнис Низамов, Татьяна Григорьева, Резеда Гатина, Оксана Ильмухина һәм Надежда Мишиналар да үз чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.Бәйрәм Оксаны Ильмухина һәм Надежда  Мишина башкаруындагы “«Там за туманами” җыры белән тәмамланды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International