2 ноябрь көнне Аксубайда зур этнографик диктант узды

2018 елның 2 ноябре, җомга

Быел Бөтенроссия акциясе инде өченче тапкыр үткәрелә. Диктантны милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Удмуртия Республикасының милли сәясәт министрлыгы, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты һәм «Россия антропологлары һәм этнологлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Удмурт Республикасының яшьләр милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясе оештыра.

2 ноябрь көнне Аксубайда волонтерларга акция уздырырга – мәдәният хезмәткәрләре ярдәм итте.

Диктант язуында мәдәният, китапханә хезмәткәрләре һәм укытучылар актив катнаштылар. Акциядә барлыгы илледән артык кеше катнашты. Аларны Аксубай район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева сәламләде.

- Диктант 30 сынау биремен үз эченә ала: 20 федераль сорау һәм 10 региональ сорау, – дип аңлатты район мәдәният йорты директоры урынбасары Наталья Егорова. - 45 минут эчендә сезгә аларга җавап бирергә кирәк.

Диктанттан соң катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Кемгәдер сораулар җиңел булып тоелды, барлык сораулар хәтердә калыр һәм җавапларны катнашучылар киләчәктә тормышларында кулланырлар дип ышанабыз

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International