Бүген, 24 июньдә, «Азат итүче- сугышчы» һәйкәлен ачу тантанасы булды

2020 елның 24 июне, чәршәмбе

Бүген, 24 июньдә, «Азат итүче сугышчы» һәйкәлен ачу тантанасы булды. Дәһшәтле сугыш юллары аша үткән, илебезгә тыныч күк бүләк иткән якташларыбызга мәңгелек дан.

«Азат итүче- сугышчы» һәйкәлен ачу мактаулы хокукын бирделәр:

- ТР Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Камал улы Гилмановка;

- РФ Оборона министрлыгының ТР буенча Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Молоствов Анатолий Петровичка;

Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар.

Германиядә Совет гаскәрләре ветераннарының тантаналы маршын узу белән командалык итте:

- СССР Кораллы көчләре авиациясе майоры Сәхабетдинов Шамил Имаметдин улы..

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Яшь армия хәрәкәте Штабы начальнигы Никитин Алексей Дмитриевич «Парадта катнашкан өчен» медален Лилия Сруровага тапшырды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы медале белән РФ Оборона министрлыгының ТР буенча Үзәк хәрби округы инспекторы, Генерал – майор Молоствов Анатолий Петрович бүләкләнде.

«Яшь армия батырлыгы» медале белән Илфат Хәмидуллин, Евгений Башкиров бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International