Республика территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 10 декабрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

 Россия ГТХМның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе киңәш итә:

Томанда:

 Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булдырырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

 1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

 2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар күп йөргән урыннарда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр юлларынан файдаланырга кирәк;

 4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска.                       

5. Игьтибар белән хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә. Хәрәкәтчән хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итәргә

  Машина йөртүчеләргә:

1. Машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.

2. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә.

3. Тоткарлаган вакытта берничә тапкыр  тормозга басарга, кисәтү сигналы бирергә кирәк.

4. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә.

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга.

6. Ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз

Бозгалак:

 Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә трость яки махсус таяк кулланырга киңәш ителә.  Бозгалак юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә игьтибарлы булырга кирәк: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк.  Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан баш тартыгыз. Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормозлары начар эшләргә мөмкин.

Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия ГТХМның ТР буенча баш идарәсенең «Ышаныч телефоны» 8 (843) 288-46-96.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International